Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июль 2019, 14:07

Җәй инфекцияләрдән ничек сакланырга?

Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин.

Энтеровирус инфекцияләре китереп чыгарган авыруларны үзлегеңнән дәвалау катгый тыела! Стационар режимда комплекслы дәвалану узмасаң, организмдагы зарарлы токсиннар чыгып бетми, киресенчә, күбәя генә. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтмәүнең ахыры аяныч булырга мөмкин. Яшьләр бу авыруга тизрәк бирешә.


Авыруга гомуми характеристика

Иң киң таралган кискен эчәк инфекциясе авыруларына дизентерия, сальмонеллез, холера, ротавирус, энтеровирус һәм башкалар керә. Аның белән күпчелек 1 яшь­тән 6 яшькә кадәрге балалар авырый.
Авыруның сәбәпләре

Эчәк инфекциясе күп очракта гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәмәү яки туклану продуктларына тиешенчә термик эшкәртү уздырмау аркасында барлыкка килә. Бу инфекцияне йоктырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

• урамнан кергәч һәм бәд­рәфтә булганнан соң кулны сабынлап юарга;

• экзотик продуктларны һәм җитештерү урыны билгесез булган ризыкларны ашамаска;

• пляжда, урамда, шикле урыннарда ризык сатып алмаска;

• кайнаган су гына эчәргә;

• яшелчә, җиләк-җимешне кран астында яхшылап юарга;

• тиз бозылучан ризыкларны дөрес сакларга;

• рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә, елга һәм күл суларын йотудан сакланырга;

• шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

Авыру теләсә кайда – җә­мә­гать транспортында, кибеттә, балалар бакчасында һәм хез­мәт урыннарында да – эләгер­гә мөм­кин. Авыру тудыручы микро­организмнар йогуда еш кына чебен-черки кебек бө­җәк­ләр дә сәбәпче. Эчәк инфекциясе ке­шедән кешегә бик тиз күчә. Шул сәбәпле тулы бер гаилә һәм коллектив зыян күрергә мөм­кин.
Авыру симптоматикасы

Инкубацион чор берничә сәгатьтән берничә атнага кадәр дәвам итә.
Авыруның кискен фазасы билгеләре:

• ашказаны-эчәк трактында патологик үзгәрешләр һәм авырту барлыкка килә: күңел болгана, костыра, эч китә (кайчакта канлы һәм лайлалы бүленте килә);

• баш әйләнә, тән температурасы күтәрелә, көзән җыера;

• аерым очракларда организмда бик тиз су кытлыгы барлыкка килә, тире зәңгәрсу төс­кә керә, көчле хәлсезлек күзәте­лә. Эчәк инфекциясенең бер ге­нә билгесе барлыкка килгәндә дә кичекмәстән табибка мөрәҗә­гать итәргә кирәк.
Елена Солтанова, табиб-инфекционист.
Читайте нас: