Бу вакыйга Красногорскида була. 1нче шәһәр клиник дәваханәсенә көтелмәгән мөрәҗәгать белән 34 яшьлек ир-егет килгән. Пациент тел төбенә чәнечке белән басып, үзеңдә косу китереп чыгарырга омтылган. Тик омтылышы уңышсыз тәмамлана — ул чәнечкене йотып җибәрә.
Красногорск медицина учреждениесе баш табибы Константин Соболев сүзләренә караганда, ир дәваханәгә канәгатьләнерлек хәлдә килгән. Тикшереп караганнан соң, пациентка ашыгыч рәвештә операция эшләнгән. Ир-егет биш көннән дәваханәдән өенә кайтып киткән.