Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 июль 2019, 17:54

Өч яңа ФАП, ике балалар поликлиникасы булачак

"Сәламәтлек" гомумдәүләт проектын үтәү максатында республиканың 33 медицина учреждениесендә “Сакчыл поликлиника” проектын тормышка ашыру башланды. Аның максаты – процесста барлык катнашучыларның ресурсларын, вакытын һәм нервыларын саклау.

Пациентларны кабул итү, табиблар һәм лаборатория эшенең яңача эш логикасы булдырылган, сәламәт һәм авыру пациентлар төрле коридорларда чират көтә.
Поликлиникага килүчеләрне берничә төркемгә бүләләр: кичекмәс ярдәм таләп ителүче, язылып килүче, прививка ясатырга теләүчеләр һәм “справка артыннан гына” килүчеләр.
Поликлиника холлында мәгълүмат стендлары урнаштырылган, кирәкле бүлекләр билгеләр белән күрсәтелгән.
Медицина хезмәткәрләре “Сакчыл поликлиника” проекты буенча эшләүне “Росатом” дәүләт корпорациясе белән Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган семинарларда өйрәнгән.
“Сәламәтлек сәгате” форматындагы киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин гомумдәүләт проекты кысаларында өч яңа фельдшер-акушерлык пунктының, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә ике балалар поликлиникасының, Республика онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма төзелүен әйтте. Шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсе һәм 18 балалар поликлиникасы һәм бүлекләре ремонтланачак.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: