Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июль 2019, 18:17

Шөпшәләр һөҗүменнән очраклы рәвештә генә исән кала

Уфада яшәүче Павел Яковлев шөпшәләр һөҗүм иткәннән соң очраклы рәвештә генә исән кала.Бакчасында вак-төяк эшләр белән шөгыльләнгәндә шөпшә оясына тап була ул. Секунд эчендә аны бу бөҗәкләр уратып та ала.

- Хатыныма һәм 3 яшьлек улыма өйгә кереп китәргә кычкырып кына өлгердем, - ди ул.
Кечкенә улы белән хатыны өйгә кереп җиткәнче бераз вакыт таләп ителә, шуңа да иргә ихата буйлап акрынлап атларга туры килә. Өйдә хатыны аңардан 30-40 шөпшә ала.
- Ул аңын югалта, сулыш алалмый башлады. Икәүләп тырышып сулыш алабыз, - дип хәтерли ул көнне хатыны.
"Ашыгыч ярдәм" машинасы бакчага тиз арада килеп җитә алмагач, хатыны күршесенә кереп йөгерә. Табиб булып эшләгән ханым иргә 3-4 укол ясый. Шулай гына ир аңына килә башлый.
- Ярый бөҗәкләргә улыбызга ташланмаган, - ди гаилә башлыгы.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: