Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 июль 2019, 17:53

Онкология белән көрәш өчен

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова «Сәламәтлек сәгате» форматында киңәшмә үткәрде.

Халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча эш төркеме җитәкчесе Елена Прочаковская сәламәтлек саклау буенча күтәрелгән яңа мәсьәләләр хакында сөйләде: дәваханәләрнең торышы, медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтмәү, табиблар хезмәте, дарулар белән тәэмин ителү, дәвалау хакында үтенечләр.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларындагы «Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проектының тормышка ашырылуы хакында сөйләде. Быел беренче яртыеллыкта онкология белән авыручылар үткән ел белән чагыштырганда 6,7 процентка арткан. Шул ук вакытта яман шештән үлем күрсәткече 2,4 процентка кимегән. Төп үлем сәбәпләре булып үпкә, ашказаны, сөт бизе, юан эчәк яман шешләре тора.
Төбәк программасының өстенлекле мәсьәләләренең берсе – яман шештән үлем күрсәткечен 2024 елга 100 мең кешегә 170 очракка кадәр киметү. 2021 елга 13 амбулатор онкология ярдәме үзәге булдыру, онкология диспансерын һәм бу юнәлештәге башка медицина оешмаларын яңа җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла.
2019-2024 елларда проектны финанслау күләме 4,9 миллиард сумнан артык, аның 23,5 проценты – төбәк бюджетыннан.
Киңәшмәдә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектындагы башка төбәк проектларының да тормышка ашырылуы тикшерелде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: