Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 июль 2019, 18:16

Районда – сәламәтлек автопоезды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәүге көннәреннән үк төп игътибарны сәламәтлек саклау өлкәсенә юнәлтте. Әлеге көндә бу юнәлештә төрле чаралар күрелә. Шуларның берсе – «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе.

22 апрельдә башланган кү­ләмле чара барлык районнарны да үз эченә ала. Акция авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген булдыруга һәм күбрәк кешене диспансерлаштыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Күчмә медицина үзәге көзгә кадәр эшләячәк.
12 июльдән 22сенә кадәр урыннарга чыгып кабул итүче «Сә­ла­мәтлек поезды» безнең районда тукталды һәм Түбән Балтач, Кодаш, Аксәет, Шулган авыл Советларында булып, район халкына диспансеризация үткәрде. Моның өчен алдан ук биләмәләр буенча эш графигы төзелде, халыкка хәбәр ителде.
Сәламәтлек автопоездының эше белән якыннанрак танышу максатында, график буенча бил­ге­лән­гән вакытка без дә Шулган авыл Советы биләмәсенә килдек. Мәктәп алдында дүрт автопоезд тезелгән: Нефтекама һәм Бөре шәһәрләренең сә­ла­мәтлек үзәкләре күчмә модульләре, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе табиб-бел­геч­ләреннән торган бригада, Благовещен үзәк район дә­ва­ха­нә­сенең күчмә флюорографы. Үзәк район дәваханәсенең фельд­шер-акушерлык пункты да бар.
Кеше күп булуга карамас­тан, бернинди чират бүлешү күренеше кү­зәтелмәде. Чара чикләрендәге эшләрне оештыручы фельдшер Рөстәм Габсаликов белән сөй­ләшәбез.
– Медицина хезмәткәрләренең төбәкләргә чыгып кабул итүе аларның күп чирләрен вакытында ачыкларга, дәваларга мөмкинлек бирә, – ди ул, безне акция барышы белән таныштырып.
Нефтекама һәм Бөре Сә­ламәтлек үзәкләреннән кил­гән күчмә модульләрдә ЭКГ, спирометрия, артериаль кан басымын, күз басымын, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшерү мөмкинлеге тудырылса, Куватов исемендәге дәваханә модулендә эчке органнарга УЗИ үткәрергә, ЭКГ төшерергә, табиб-невролог, кардиологка күренергә мөмкин.
Тикшерү үткән бер төркем өл­кән яшьтәгеләр янына киләм.
– Без Сәвәләй авылыннан җиде кеше килдек. Бик канәгать калдык: медицина хезмәткәрләре һәрберебезне якты йөз белән каршы алды. Юл йөрү кыенлыгы да булмады: «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып килделәр. Безгә, өлкән яшь­тәгеләргә, шундый хәс­тәр­лек күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтлебез, – ди алар.
– Көн саен 40-45ләп кешене кабул иттек. Авыл халкын иң еш борчыган проблема – ул йөрәк-кан тамыры авырулары, кан басымының югары булуы. Аларга үз сәламәтлекләренә битараф булмаска, табиб кушкан даруларны тиешенчә кабул итәргә кирәклеген янә бер исләренә тө­шерергә туры килде, – дип бил­геләде Нефтекама сәламәтлек үзәге медицина персоналы.
22 июльдә сәламәтлек автопоезды районда соңгы көн эшләде. Медицина хезмәткәрләренең эше­нә бәя бирү максатында, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рә­лиф Рә­химов һәм үзәк район дә­ва­ха­нә­се баш табибы Нияз Зыятдинов медицина хе­змәт­кәр­ләре бе­лән очрашуга Шулганга килде. Алар акциянең әһә­мия­тен бил­ге­ләде, медицина хез­мәт­кәр­лә­ренә муниципаль район хакимия­те башлыгы Рушан Гәрәевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ак халатлылар үзләре дә җа­вапсыз калмады. Алар Тә­тешле районында акцияне оештыруга бик җитди караулары, пациентларны кабул итү эшен үз агышына куймауларын билгеләде. Медицина персоналына хезмәт шартларыннан тыш, ял вакытларын да файдалы үткәрергә мөмкинлек тудырганнары өчен район һәм дәваханә адми­нис­трациясенә рәхмәтен җит­кер­деләр. Соңыннан Нефтекама шәһәр дәваханәсе баш табибы Таһир Гыйззәтуллин үз инстаграмында маршрутта эшләгән коллегалары исеменнән Тәтешле үзәк район дәваханәсе фельдшеры Рөстәм Габсаликовка аерым рәхмәт сүзләрен белдереп язды.
Бүген төрле авырулар яшәр­гәндә диспансеризациянең ни­ка­дәр мөһим булуы турында әй­теп торырга кирәкми. «Бу беренче киңкүләм медицина тик­шерүе, әмма алга таба аларны даими рәвештә башкарачакбыз, чөнки районнарда яшәүчеләрнең кү­бесе шәһәргә сирәк йөри, ә аларга да квалификацияле бел­гечләргә йөрү мөмкинлеге булырга тиеш», – дип язды «Фейсбук» битендә Радий Хәбиров.
Үзәк район дәваханәсе биргән мәгълүматлар буенча, акция барышында кардиолог һәм функциональ диагностика табибы (Түбән Балтачта) тарафыннан 71 һәм 114 кеше кабул ителгән, неврологта 202 кеше булган, 407 кеше – УЗИ, 433 кеше – флюорография, Нефтекама һәм Бөре сәламәтлек үзәгендә 351 һәм 328 кеше тикшеренүләр үткән.
Эльмира Ситдыйкова.
Читайте нас: