Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 август 2019, 13:54

Азрак туабыз, азрак үләбез...

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елның яртыеллыгында туымның түбәнәюен хәбәр итә. Табигый китем 4808 кеше тәшкил иткән. Ел башыннан алып республикада 19622 бала туган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 3540 балага азрак дигән сүз.

Шушы ук вакыт аралыгында 24430 кеше үлгән. Узган елны бу сан 1548гә артыграк булган. Үлемнәрнең төп сәбәбе – кан әйләнеше системасы авырулары. Яман шеш авыруларыннан үлем-китем күрсәткечләре төшкән. Үлем күрсәткечләрен киметү максатларында республикада төбәк кан тамырлары үзәкләрен һәм беренчел кан тамырлары бүлекләрен яңа медицина җиһазлары белән тәэмин иитү бара, иртә стадиядә онкология авыруларын ачыклау чаралары оештырыла. Онкология сагында торып, яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклаган табиблар өчен дәртләндерү чаралары (1 очрак өчен – 5000 сум) да булдырылды.
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: