Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 август 2019, 15:47

Акыллы поликлиника шундый була!

Бер җирең дә авыртмаганда яшәве ничек рәхәт! Табиблар турында онытасың, даруларга меңнәрчә сум акча да сарыф итмисең, интекмисең. Ни аяныч, еллар үтү белән без олыгаябыз һәм әле тегендә, әле монда нидер чәнчә, шыгырдый башлый,ә кайчак килеп тә төшә.

Сәламәтлек саклау – бик сизгер өлкә, аңа миллиард сумнар юнәлтелә, ә нәтиҗәсе шундук күренми – барлык процессларны да көйләү өчен вакыт таләп ителә.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарның медицина учреждениеләрендә хезмәтләндерү сыйфатына зарланып язган шикаятьләрен анализлаган. Зарлану өчен (һәм еш кына нигезсез дә түгел) барлыгы дүрт төп сәбәп ачыкланган: Табибка язылу мөмкин түгел. Чиратта берничә сәгать утырырга туры килә. Кирәкле белгеч һәм аппарат юк. Начар шартлар (кысык, уңайсыз).
Әлеге мәсьәләләр ничек хәл ителәчәк? Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин җиткерде.
Дәваханәләрдә
һәм поликлиникаларда «сакчыл
производство» кертеләчәк
Заманча технологияләр һәм алымнар процессларны барысына да уңайлы итеп оештыру мөмкинлеге бирә. Башка өлкәдән гадәти мисал – маршрут автобусларының күпчелеге рейска иртәнге җидедән тугызга һәм кичке биштән җиде сәгатькә кадәр юлга чыга – нәкъ шушы вакытта бөтен кеше эшкә бара һәм эштән кайта. Көндез бу кадәр автобусның кирәге юк.
Ведомство белгечләре дә шулайрак (ләкин монда катлаулырак) исәпләгән. Мәсәлән, чәршәмбе медицина учреж­де­ниеләренә мөрәҗәгать итүчеләр азрак, димәк, нәкъ шушы көнне халыкны диспансерлаштыру уңайлы булачак. Хәзер аның аерым вакыты булачак – 8.00дән 20.00гә кадәр һәм шимбә өстәмә кабул итү сәгатьләре (8.00дән 15.00гә кадәр).
Шулай ук бөтен учреждениеләрдә дә акрынлап табиб кабул итүенә кадәрге һәм ашыгыч ярдәм кабинетлары, сәламәт бала көннәре, медицина профилактикасы блогы барлыкка киләчәк. Бу төп белгечләрнең эшен җиңеләйтәчәк.
Тикшеренүләр шуны да күрсәткән, пациентларның бер өлеше табибка языла, ләкин кабул итүгә килми (кайберәүләр хәтта бу хакта регистратураны да кисәтми). Мондыйлар 25-55 процент тәшкил итә. Ә бит бу вакытта икенче кеше килә алыр иде.
Бу проблеманы хәл итәргә гадәти искә төшерү ярдәм итәчәк – дәваханәләр кабул итүдән алдагы яисә шул көнне пациентларга шалтырата башлаячак. Хөрмәтле Иван Иванович, иртәгә хирургка күренәсегез бар икәнне онытмагыз, янәсе. Әгәр дә буш вакыт килеп чыкса, кешене белгечкә яңадан язарга мөмкин булачак, нәтиҗәдә ул табибка планлаштырган вакытыннан алдарак керәчәк.
Бер стильдәге ремонт
Тәүдә бу матурлык өчен генә кирәк булып тоелачак. Ремонт хезмәтләндерү тизлегендә ничек чагыла алсын инде?
Ала икән шул. Бердәм дизайн – ул бер төс­тәге диварлар һәм бер төрле эс­кә­мия­ләр генә түгел. Бу табиб-бел­гечләр кабинетларын юллау өчен аңлаешлы юнәлеш бирү системасы да. Бу мәгълүмат язылган вывескаларны, стендларны, табличкаларны аерым бер төрдә эшләү.
Килешегез, табибка килгәч, вакытны күркәм һәм якты бүлмәләрдә уңайлы урындыкларда үткәрү, кирәк булганда, чиста бәдрәфкә кереп чыгу күпкә күңеллерәк һәм уңайлырак бит.
Дәвалану өчен
Уфага бару мотлак түгел
Якын киләчәктә сыйфатлы дәвалау алу өчен Уфага бару мотлак булмаячак. Республика бюджетыннан һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында медицина үзәкләре урындагы дәваханәләрне республика дәрәҗәсенә җиткерү өчен уннарча миллион сумга җиһазлар сатып ала.
Әйтик, бу кварталда Туймазы район дә­ваханәсендә рентген корылмасын ремонтлаячаклар, Акъярныкына – видео­колоноскоп (анда эчәкләрне тик­ше­рә­ләр), Стәрлетамакның 1нче, Борай һәм Малояз дәваханәләренә флюорография аппаратлары сатып алыначак һәм башкалар. Моннан тыш, районнар арасында йөкләнешне бүлү планлаштырыла. Бу, беренчедән, бер урында җиһазлар тик торып, икенче урында ярты елга чират җыелмасын өчен, икенчедән, барып җитү уңайлы, ашыгыч ярдәм машинасына зыян күрүчене якынрак арага илтү мөмкин булсын өчен эшләнә.
Фельдшер-акушер пунктлары челтәре дә тергезелә башлады. Быел мохтаҗлык кичергән авылларда 17 – кирпеч, 19 – модульле ФАП, шулай ук бер модульле авыл табиб амбулаториясе төзеләчәк.
Яшь белгечләр ярдәм алачак
Элегрәк язуыбызча, күп еллар эчендә беренче тапкыр Башкортстанда табиблар һәм медицина персоналы белән килеп туган дефицитны киметү мөмкин булды. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы елның өч аенда гына да төбәктә табибларның гомум саны – 185 кешегә, уртача профильле белеме булган медицина хезмәткәрләренеке 216 кешегә артты. Ә көзен, вузларны тәмамлап чыкканнан соң, белгечләр агымы тагы да көчәячәк, дип көтелә.
Районга күченү – отышлы. «Авыл табибы» федераль программасы кысаларында 99 яшь белгеч – федераль бюджеттан, тагы да узган елларда программага эләкмәгән 150 кеше һәм муниципальара үзәкләргә эшкә урнашачак дефицит белгечлеккә ия 125 кеше республика бюжетыннан берәр миллион сум акча алачак. Шулай ук, алар өчен торак, торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация, юл йөрүдә, балаларын мәктәпкә урнаштыруда һәм башка ташламалар каралган. Килегез генә.
Читайте нас: