Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 август 2019, 16:52

Дөрес куллан!

Активлаштырылган күмер, әгәр аны дө­рес кабул итмәсәң, сә­ла­мәт­лек­кә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Наталья Пугачева белдерде.

Әйтик, халыкта бу дару бар нәрсәдән дә­валый дип саналса да, белгечләр бары тик диарея, агулану, эч күбү яки бөер чистарту өчен генә актив күмерне кабул итәргә киңәш итә.
Ә менә бу даруның контрольсез кабул итү организмның суны югалтуына, диареягә яки ашказаны җәрәхәте авыруының үсешенә китерергә мөмкин.
«Активлаштырылган күмерне ашауга ике сәгать кала кабул итәргә кирәк», – дип аңлата эксперт.
Читайте нас: