Бу хәлне булдырмау өчен менә нинди ризыклар кулланырга кирәк: җиләк, кызыл виноград, шәраб, соя борчагы. Галимнәр чәйне дә тикшергән һәм «Эрл грей» чәенең файдалы икәнен ачыклаган. Аның составында яшел чәй бар.
Шулай ук петрушка, сарымсак һәм пешерелгән томатлар яман шеш үсүне тоткарлый, дип белдерә галимнәр.