Беренче 3-4 айда күкрәк сөте сабый өчен иң кыйммәтле бердәнбер туклану чыганагы. Сөтнең составына килгәндә, аның күп өлеше – су. Ул баланың сыекчага булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. 70 проценты – лактоза, бер үк вакытта ул сөт шикәре дә. Шулар аркасында бала кальций белән тимерне үзләштерә. Моның нәтиҗәсендә сәламәт нерв системасы, сөяк һәм мускул тукымасы формалаша. Составның тагын 5 процент чамасы – майлар. Ул да нерв системасын ныгыту, матдәләр алмашыну өчен кирәк. Аксым ана сөтендә бик аз, әмма бала өчен шул күләм җитә. Аксым – яңа туган бала иммунитетының нигезе. Моннан ары күкрәк сөтендә витаминнар, гормоннар бар. Шулай булгач, хәтта иң кыйммәтле коры сөт катнашмасы да балага әнисенең кабатланмас бай составтан торган сөтен алмаштыра алмый.
Шунысын да әйтик, әнисенең күкрәге бала өчен бәя биреп бетергесез мөһим элемент. Әнисе алдында сабый үзен бик уңайлы, тыныч хис итә. Балага рәхәт булгач, әнигә дә тыныч. Әгәр дә баланы елавыннан бишектә тибрәтү дә, кыңгыраулы уенчыклар селкетү дә түгел, ана кулына алып имезү тынычландыра икән, бер дә гаҗәп түгел.
Бала тапкан хатын-кыз организмына нәрсәләр була? Күкрәк сөтен имезү анага бәбиләгәннән соң гормональ дәрәҗәдә ныгуга ярдәм итә. Аннан тыш имезү сөт бизләре һәм күкәйлекләр эпителиясе рагыннан нәтиҗәле профилактика чарасы да. Фигурасы өчен борчылган һәм йөклелектән соң кабат элеккеге зифа буен кайтарасы килгән аналар шуны да колагына элсен иде: күкрәк сөтен имезү нәтиҗәсендә, дөрес тукланганда, бер ел эчендә гәүдә авырлыгы элекке хәленә кайта. Әле бит аның шунысы да бар: күкрәк сөте теләсә нинди ясалма сөттән арзанга төшә, хатын-кызга табигать биргән иң бәрәкәтле ризык, тиңсез бәхет.
Баланы имезү, йөклелек кебек үк, бик шәхсән мәсьәлә. Бүгенге белгечләр баланы бер ел имезү ягында. Әмма ул вакытка инде күкрәк сөте сабыйның бердәнбер туклану ризыгы булмый. Шактый үскән, ашый башлаган балага ул «витамин» буларак кына кирәк. Баланы күкрәктән кинәт, бер көндә түгел, акрынлап аерырга кирәк.
Күкрәк сөтен нинди очракларда имезергә ярамый?
Бала ана сөтеннән мәхрүм булган очраклар: «бүре авыз» (волчья пасть) авыруы, тумыштан үзәк нерв системасында тайпылышлар булу, йөрәк өянәге һәм нәселдән күчкән чирләр: галактозелия, фенилкетонурия һ. б. Медицина хезмәткәрләре вакытыннан элек туган һәм авыр хәлдәге балаларны имезүдән тыярга мөмкин.
Әниләргә килгәндә, ВИЧ-инфекцияле аналарга имезергә ярамый. Чөнки чирнең күкрәк сөте аша балага да күчүе ихтимал. Туберкулезның ачык формасы булу, кайбер дару препаратлары куллануның, гепатит һәм хәтта тәмәке тартуның да күкрәк сөтенә зыяны була.
Күкрәк сөте имезүчеләр өчен җайланмалар
Хәзерге көндә аналар өчен күкрәк имезүне уңайлы итү өчен нинди генә җайланмалар уйлап тапмыйлар! Уңайсызлыклардан котылу өчен махсус бюстгалтер сатып алырга мөмкин. Ул иркен, күкрәкне басмый, шулай булгач, мастит һәм лактостаз (май бизеннән сөт килү тоткарлану) авырулары килеп чыгудан саклый. Бүген сәүдә киштәләрендә «артык сөт»не сеңдерә һәм күкрәкне бозылудан саклый торган бер һәм күп тапкыр кулланылучы көндезге, төнге өстәмәләр күп. Имезер алдыннан имчәккә сөртә торган һәм юарга кирәк булмаган, балага куркынычсыз крем дә бар. Аны душта коенганнан соң күкрәккә сөртәләр. Сөте акрын килә торган, шулай ук баланы шешәгә күнектерергә ниятләгән әниләр өчен сөт суырткычлар да сатыла. Аларның кул ярдәме белән эшләүчеләре дә, күп функцияле автоматлары да бар.
Безнең киңәшләргә колак салырсыз, файдасын күрерсез дип ышанабыз. Бала имезү ана һәм бала тормышының иң ләззәтле мизгеле. Шуны истән чыгармасак иде.
Эльвира Латыйпова, район педиатры.