Республикада медицина учреждениеләре төзүгә һәм аларның халык өчен уңайлылыгын арттыруга зур игътибар бирелә.
Әйтик, Уфада соңгы елларда иң эре медицина объекты – Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусын төзү башланды.
Ел ахырына кадәр ике поликлиниканы һәм 25ләп фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Туймазы, Дүртөйле районнарында яңа поликлиникалар, шулай ук Языковода дәвалау корпусы төзелеше югары темплар белән бара.