Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 август 2019, 10:52

“Җир грушасы” ярдәмгә килә

Шикәр диабетыннан дәвалану өчен халык медицинасында да төрле ысуллар кулланыла. Кайберәүләр топинамбур­ның яхшы нәтиҗә бирүен билгели.

Халык телендә “җир грушасы” дип йөртелгән бу үсемлектә крахмал аз. Шуңа ул диета тоту өчен бик яхшы. Топинамбур азык эшкәртүне яхшырта, кандагы шикәрне, холестеринны киметә, организмны токсиннардан чистарта.
Озак вакыт кулланганда хәл­сезләнгән организм тернәк­ләнә, тән тиресе яхшыра, нерв системасы ныгый.
Халык медицинасында топинамбурны диабетны дәва­лау һәм кисәтү өчен кулланалар. Анда катлаулы углевод – инулин күп. Инулин организмда таркалып, фруктоза барлыкка китерә, ул глюкозага әйләнеп, бавырга үтә һәм организмга көч бирүче гликоген эшләүдә катнаша.
2нче типтагы диабет белән авыручыларга табиблар бә­рәң­­гене топинамбурга алыштырырга киңәш итә. Болай иткәндә шикәрне киметүче препаратларны азрак кулланырга, гәүдә авырлыгын киметергә мөмкин. 1нче типтагы диабет белән авыручылар өчен мондый диета файдасыз.
Диабетны кисәтү өчен дә топинамбур куллану файдалы.
Топинамбурны яхшы итеп юып, чистартырга һәм кыргычтан үткәрергә кирәк. Бераз җитен мае салып бутарга. Кирәк булса, бераз тоз кушарга. Ашарга 30 минут кала кулланырга.
Топинамбурны киптереп, уып, аның порошогын кулланырга да, төнәтмәсен эшләп, чәй урынына эчәргә дә мөмкин. Төнәтмәне болай эшлиләр: кыргычтан үткә­релгән 3-4 кашык топинамбурга бер литр кайнап чыккан кайнар су коялар һәм өч сәгать тоталар.
Топинамбурны салатларга кушарга да мөмкин.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: