Тәтешле хәбәрләре
+10 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 август 2019, 11:32

табиблар киңәше

Табиблар русиялеләрне йод һәм зеленкадан баш тартырга өнди.Йод - искелек калдыгы, ди алар. Ул пациентның тәнен пешерегә мөмкин.

Шул ук вакытта зеленка кулланудан да туктарга куша белгечләр. Ул зарарлы бактерияләрне тулысынча юк итә алмый икән. Ә кайбер табиблар йодның еш кына аллергия сәбәбенә әверелүен дә билгеләгән. Калкансыман биз авырулары булганда, аны бөтенләй дә куллану ярамый.
Моңа кадәр без сөртеп өйрәнгән гадәти йод урынына хәзер табиблар аның су эремәсеннән - бетадин яисә йодопироннан файдаланырга киңәш итә. Алар яраны инфекцияләрдән ышанычлы саклый, диләр.
Кызыл таң гәзите сайтыннан
Читайте нас в