Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 август 2019, 10:59

Чамасын белми йөгерсәң, үлүеңне көт тә тор...

Русиянең киртәләр аша үтеп йөгерү буенча чемпионы Маргарита Плавунова Тамбов шәһәре янында үткән күнекмәләр вакытында үлгән.

Бу кайгылы хәбәрне Тамбов өлкәсе Атлетика федерациясе хәбәр итә.
Кыз урман сукмагы буйлап йөгергән. Тик, нишләптер, күнекмә вакытында ул үзен начар хис итә башлаган.
Үләнгә егылган кызга беркем дә ярдәм итә алмаган. Ул тиз арада җан биргән. Аның үлеменең сәбәбе артык интенсив физик йөкләнешләр булуы мөмкин.
Бу очракны тикшерү әле дәвам итә.
Читайте нас: