Әлеге гаилә агымдагы елның март аеннан, авыр тормыш хәлендә калучылар буларак, халыкны социаль яклау бүлегендә исәптә тора икән. Гаиләдә ике бала үсә. Бүген зурысы әтисе белән аерым яши. 8 айлык кыз әнисе тәрбиясендә булган.
Агуланган бала әнисе белән дәваханәдә. Табиблар белдерүенчә, кызның гомеренә инде куркыныч янамый. Ана кеше бу хәлне очраклык дип аңлата.
Әлегә тикшерү эшләре бара. Сабыйның киләчәк язмышы да шулар нәтиҗәсендә хәл ителәчәк.