Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 август 2019, 16:35

Бөереннән коточкыч зур шеш алганнар

Уфа табиблары авыру пациентның бөереннән зур шеш алган.

40 яшьлек ир, уң яклап кабырга астында авыртуларга зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. УЗИ аппараты белән тикшергәндә аның бөерендә коточкыч зурлыктагы гемангиома барлыгы ачыкланган.
Аңа кичекмәстән операция, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, гемигепатэктомия таләп ителгән. Бу - бөернең шеш үскән өлешен алу дигән сүз.
Операциягә Дим районындагы 3нче шәһәр дәваханәсенең хирургия бүлеге табиблары алынган. Биредә мондый операция беренче тапкыр башкарылган.
Бәхеткә, ул уңышлы үткән. Бүген инде пациентның гомеренә куркыныч янамый, хәле яхшы, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: