Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 август 2019, 14:22

Авырудан котылыйм, дисәң...

Заманча медицина дәвалый алмаган авыруларга тылсым белгечләре үз ысулларын куллана. Аларның ярдәме тигән кешеләр дә бар.

Табиблар төгәл диагноз куя алмаган авыруларга им-томчылар мондый киңәшләр бирә.
Сары мәтрүшкә (зверобой) бе­лән меңьяфракны (тысячелистник) тигез күләмдә алабыз һәм кичкелеккә кое суына салып куябыз. Бер калак кипкән дару үләненә бер стакан су кирәк.
Иртән бу төнәтмәне өч минут кайнатып алабыз, суытабыз. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан берәр стакан эчәргә кирәк. Җиде көн эчкәч, ундүрт көн ял итәләр, соңыннан янә җиде көн эчәләр. Шулай биш тапкыр җидешәр көн эчәргә мөмкин.
Болай дәваланыр алдыннан теш щеткасын, мунчаланы, сабынны, таракны яңага алыштырырга кирәк, имеш.
Интернеттан.
Читайте нас: