Күз яшендә бактерияләргә каршы торучы лизоцим дип аталган фермент бар икән. 10 минут эчендә ул бактерияләрнең 90-95 процентын үтереп бетерә ала.
Бер минутта кеше 10‑15 тапкыр күзен йомып ала. Шул рәвешле күз алмасы дымлана. Дым җитмәсә, коры күз синдромы башланырга мөмкин. Бу авыруны табиблар “гасыр чире” дип атый хәтта. Яшь элпәсе зарарлану аркасында яктылыктан күз чагыла, күздә әрнү, авырту барлыкка килә. Азып киткән очракта, кеше сукыраерга да мөмкин.
Күз яше организмнан стрессны көчәйтүче матдәләрне чыгара. Елагач, кан басымы түбәнәя, йөрәк тибеше акрыная, нерв киеренкелеге кими. Үзегезне елаудан тыймагыз. Тыелып тору ашказаны җәрәхәте, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә, хроник чирләрнең баш калкытуына, агрессивлыкка сәбәпче була ала.
Каты итеп бәрелгәч, авыртудан үзеннән-үзе күздән яшь атылып чыгу тикмәгә түгел. “Тимер кеше” булып күренергә тырышуның бер файдасы да юк. Күз яше авыртуны киметә.
• Кайбер белгечләр аны хәтта яшәртү чарасы дип тә саный.
• Организмны кислородка баета, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый, диючеләр дә бар.