Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 август 2019, 16:53

Гипертоникларга нәрсә кулланырга ярамый?

Кофеин. Австралия галим­нәре раславынча, көненә ике чынаяк каһвә эчү дә кан басымын 10 пунктка күтәрә. Бу эчем­лек­тән йөрәк тибеше ешая, тахи­кардия барлыкка килергә мөм­кин.

Алкоголь. Аны кул­лану кан басымын ирләрдә – 10 процентка, хатын-кызларда 1 процентка күтәрә. Куркыныч шунда: алкоголь кулланганнан соң бер сә­гатьтән кан тамырлары ки­ңәя һәм гипертоник җиңеллек тоя. Лә­кин янә бер сәгатьтән кан та­мырлары баштагыдан да ныг­рак тарая һәм кан басымын кү­тә­рә.
Тоз. Кан басымы югары ке­ше­ләр­гә тоз организмда тоткарланмасын өчен еш һәм күп итеп чиста су эчеп торырга кирәк. Аларга көненә 5 граммнан да артык тоз кулланырга киңәш ителми. Тозлы, маринадланган азык­ларны да кулланмаска кирәк.
Итнернеттан.
Читайте нас: