Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 август 2019, 17:08

Күңелле эстафеталар!

Физкультурачылар көненә багышлап, Югары Тәтешленең « Ромашка» балалар бакчасында «ФизкультУра» чарасы үтте. Анда барлык төркемдәге балалар катнашты.

Бәйрәм бантаналы линейкадан башланып, дәртле музыка астындагы физик күнегүләр белән дәвам итте. Аннан соң балаларны тизлеккә һәм җитезлеккә эстафета көтә иде. Әлеге чаралар чын мәгънәсендәге спорт бәйрәменә әверелде. «Атлар», «Снайперлар», «Обручлар аша сикерү» бәйгеләрендә катнашып, алар үзләрен зур бер команда итеп хис итте. Җиңүләргә омтылган нәниләр бар көчләренә финишка беренче килергә тырышты. Монда беркем дә үз-үзен җиңелгән итеп хис итмәде, киресенчә, үзара дуслык, бердәмлеккә омтылды.
Алсу Шәймөхәмәтова, физкультура буенча инструктор.
Читайте нас: