Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 август 2019, 18:21

Түләүсез дарулар кемнәргә бирелә?

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров карары буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган гражданнарның аерым төркемнәренә һәм ка­те­го­рия­ләренә бюджет акчалары исәбенә амбулатор-поликлиника яр­дәме күрсәткәндә табиблар рецептлары буенча дару препаратлары һәм медицина әй­бер­лә­ре белән тәэмин итү өлешендә социаль ярдәм чараларын күр­сә­тү­не оештыру тәр­ти­бе­нә үзгә­решләр кертелде.

Авырулар категорияләре исем­легенә йөрәкнең ишемия авыруы һәм баш мие инфаркты керде. Элегрәк дару препаратлары 6 айга ишемия авыруы булган пациентларга гына бирелгән, хәзер – бер елга. Бу максатларга 185 миллион сум таләп ителә.
Әлеге вакытта Башкортстанда мондый диагнозлы 10,5 меңнән артык авыру яши. Бер кешене дәвалау бәясе елына 4 700 сумнан 33 000 сумга кадәр тәшкил итә.
Бюджет ярдәме күрсәтү вакытын арттыру гражданнарның кайбер категорияләренә дә­ва­лануга бәйле финанс чыгымнарын янга калдырырга, ә дәү­ләткә – йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын ки­метергә мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр.
Боерык 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаячак.
Читайте нас: