Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 август 2019, 16:41

Балалар ялы файдалы үтсен

12 июньнән Комарово исемендәге ял һәм сәла­мәт­лән­дерү лагеры үз эшен башлады. Әлеге көндә анда 95 бала ял итә. Агым 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Балаларга күңел ачу программасы, спорт ярышлары һәм башка төр актив ял каралган. Аларның һәр иртәсе зарядкадан башлана. Туклану рационы яшелчә-җимешләр белән баетылган. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрү каралган.

Быел балалар иминлеген кайгыртуга аеруча зур игътибар бирелә. Хәвефсезлекне тәэмин итү янгын сүндерү, санитар-эпидемиология, полиция һәм башка органнарның даими игътибар үзәгендә.
Күптән түгел биредә республика мониторингы чикләрендә яшь­ләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм бала хокукларын яклау комис­сия­се­нең җаваплы секретаре, «Бер­дәм Русия» бүлекчәсе активчылары, яшьгвардияче­ләр булып китте. Алар билгеләвен­чә, би­ре­дә тәртип пропуск пунктыннан ук башлана. Монда ят ке­ше­ләр­гә керергә юл куелмый, ата-аналарга махсус вакыт бил­ге­лән­гән. Балалар тәүлек әй­лә­нә­се­нә квалификацияле вожатыйлар карамагында. Алар төр­ле чаралар оештыруга зур көч сала.
Халыкара олимпия комитетын төзүгә 125 ел тулуга һәм Минск шәһәрендә II Европа уеннарына багышланган Бөтенрусия Олимпия көне балалар күңелендә озак сак­ланыр. Бу көнне кыз һәм малайлар «Планета Спорт» комплексының фитнес-тренеры белән зарядкага басты. Сүз дә юк, актив хәрәкәт итүнең, уен-бәйгеләрнең балалар сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте чиксез. Биредә ял итүчеләрнең һәммәсе дә лагерьдан ныклы ял итеп, ел буена җитәрлек дәрт, көч алып кайтыр, дип ышанасы килә.
Эльмира Ситдыйкова.
Читайте нас: