Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 август 2019, 13:36

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклауга зур игътибар бүленә. Медицина оешмаларының төп бурычы – халыкка сыйфатлы беренчел яр­дәм күрсәтү, демографик хәлне яхшырту.

Ел әйләнәсендә 2 800 пациентка ста­цио­нар ярдәм күрсәтелде. Барлыгы 24 бала туды.
Районыбыз табибларына 200 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 2 875е стационар дәвалау алган. Гриппка каршы 47,8 процент кешегә прививка ясалган. ФАП фельдшерлары больничныйлар, рецептлар яза башлады. Хезмәт урыннарында диспансерлаштыру уздыру мөм­кинлеге тикшерелә.
Диспансерлаштыруның нәтиҗәлелеген, онкологик чирләрне ачыклауның сыйфатлылыгын арттыру өчен Республика клиник онкологик диспансер белән килешү төзелде. Бу уңайдан хатын -кызлар күчмә маммографик механизм белән куллана ала. 49дан 73 яшькәчә кешеләрдә колоректаль яман шешне ачыклау максатында, эндоскопик тикшерү ике этапта узачак. План буенча 2019 елда 1 335 кеше мондый тикшеренү үтәчәк. Шулай ук бала табарга сәләтле булган хатын-кызлар аналык яман шешенә тикшерү үтәчәк.
Бүлкайпан, Кәрдәвеш, Йосып, Иске Кайпан, Кодаш, Вязовка, Салдау фельд­шер-акушерлык пунктларының матди-техник базасы яңартылды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл­ләр­не яхшырту өчен район хакимияте тү­бән­дә­ге чаралар күрә:
- дәвалау учреждениеләренең терри­то­рияләрен төзекләндерү өчен инженер коммуникацияләрне хезмәтләндерү һәм урнаштыруда ярдәм күрсәтү;
- медицина хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итү;
- медицина хезмәткәрләренең балаларына балалар бакчаларында урын булдыру;
- торак белән тәэмин итү, торак алу өчен субсидия бирү, ике катлы бинаны торакка әйләндерү өчен реконструкция үткәрү, дүрт фатирлы йорт төзү.
(Район хакимияте башлыгы Р. К. Гәрәевның муниципаль район Советы IV чакырылышының XXV утырышындагы чыгышыннан)
Читайте нас: