Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 сентябрь 2019, 11:05

Аллергия булса…

Чәчәкле җәй кем өчендер сөенеч булса, кем өчендер – көенеч. Аллергиянең азына торган чоры ул. Бигрәк тә балалар интегә.Бүген «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге аллерголог-иммунологы Елена ӘХМӘТҖАНОВА белән балаларда аллергия турында сөйләштек.

Моңарчы аллергиядән интекмәгән балаларда да кисәк кенә аллергия билгеләре барлыкка килүе ихтимал. Ул нәселдән дә күчәргә мөмкин. Ата-ананың берәрсе аллергик булса, алардан аллергик бала туу ихтималлыгы – 30 процент, әгәр икесе дә аллергик булсалар – 60 процент, ди белгечләр. Без туклана торган азык-төлектә төрле консервантларның һәм буяуларның күп булуы да аллергия барлыкка килүгә сәбәпче була ала.
Балалар аллергиясенең үз үзенчәлекләре бар:
– организм аллергенга бик тиз бирешә;
– балаларның аллергиягә реакциясе дә көчле, хәтта анафилактик шок та кичерүләре ихтимал;
– күпчелек аллергия төрен җиңә алалар;
– кисешә торган аллергия (төзелешләре буенча охшаш аллергеннарга сизгерлек) булу ихтималлыгы зур.
Балаларда иң еш очрый торган аллергия – ризыкка булганы. Кече яшьтәге балаларда ул эчәклек дисбактериозы һәм атопик дерматит буларак күренә. Ә аллергиянең барлыкка килү сәбәпләренә килгәндә, ул баланы соң имезү, азыкны бик иртә бирә башлау, булачак ананың йөклелек вакытында диета сакламавы һәм башкалар булырга мөмкин.
Аллергия риниты агачлар һәм үсемлекләр чәчәк аткан вакытта барлыкка килә һәм үзе үтеп тә китә. Кайбер очракта борынның тыгылуы озакка сузыла.
Даруга аллергия пенициллинга гына түгел, башка препаратларга да була. Менә мондый аллергия анафилактик шокка китерергә мөмкин дә инде.
Салкынга аллергия, исеменнән аңлашылганча, салкын һава торышын авыр кичерүче балаларда күзәтелә. Аларның күзеннән яшь ага, борыннары тыгыла.
Бөҗәк тешләгәнгә аллергия шулай ук еш очрый. Аның билгеләре күпчелек очракта шул тешләнгән урында күренә.
Паразит суалчаннар белән агулангач, шулай ук аллергия билгеләре күренә башлый. Шуңа күрә аллергия билгеләре еш кабатланганда, табиб баланы организмда суалчаннар юкмы икәнен билгели торган анализга җибәрә.
Төгәл диагнозны комплекслы тикшеренүдән соң гына куеп була. Башта табиб-аллерголог баладан нинди авыру билгеләре барлыкка килүен сораша. Ул билгеләрнең кайчан һәм ничек барлыкка килүен, нинди даимилектә күзәтелүен, нәселдә аллергия булу-булмавын яхшылап аңлатырга кирәк. Шуннан соң табиб үзе кирәк дип тапкан тикшерү ысулын билгели. Шуннан соң гына дәвалау билгеләргә мөмкин.
«Безнең гәҗит»
Читайте нас: