Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 сентябрь 2019, 11:01

Эч катудан чикләвек һәм чи яшелчә булыша

Күпләр эч катуга әллә ни игътибар бирмәскә тырыша. 48 сәгать һәм аннан да озаграк вакыт олы йомышыңны йомышлый алмасаң, эч катуның сәбәпләрен ачыкларга һәм дәвалау чарасын эзли башларга кирәк дигән сүз. Бу хәл даими рәвештә кабатланса, сәбәпләрен ачыклау бигрәк тә мөһим.

Эч кату, дип нинди очракта әйтәләр соң? «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге гастроэнтерологы Наталья Саковец аңлатты:
– өч көннән артык тышка чыга алмасаң;
– чыккан очракта да, каты һәм тыгыз масса гына чыкса, ул бик әз күләмдә булса;
– йомышны йомышлаганда каты итеп көчәнергә туры килсә, эч каткан дип атала.
Каткан вакытта, кайбер кешеләрнең эче кабара, газ җыела, эчәклек тулы кебек тоела, олы йомышны йомышлаганда авырту барлыкка килә. Шулай ук хәлсезлек, косасы килү дә күзәтелергә мөмкин.
Эч катуның сәбәпләре төрле була: антибиотиклар яисә башка төрле дарулар кабул итү, хирургия операциясе, эндокрин системасы авырулары, йөклелек, ашказаны-эчәклек тракты органы чирләре, эчәклектә шеш барлыкка килү һ.б. Олы яшьтәге кешеләр һәм климакс чорын кичерүче хатын-кызлар эч катудан бик еш зарлана. Шулай ук майлы һәм кыздырылган ризыкларны күп ашау да эч катуга китерергә мөмкин. Гомумән, күпчелек очракта тышка чыга алмау дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, эмоциональ киеренкелек кичерүгә бәйле.
Эч катмасын дисәң, яисә аны йомшартып җибәрү өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Болар – чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, суүсемнәр, киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвек. Шулай ук составында органик кислота булган ризыклар да файдалы, мәсәлән, кефир һәм ацидофилин. Әчегән сөт ризыкларын ясалган көнендә үк ашарга кирәк, шулай файдалырак.
Эчемлекләргә килгәндә, чиста суга өстенлек бирегез. Йокыдан торуга бер чынаяк су эчеп куюны гадәткә кертергә кирәк, ә көн дәвамында 1,5 литр су эчәргә киңәш ителә. Эчәклекләр өчен углекислоталы су файдалы, аны курслап эчәсе.
Әгәр шушы ризыклар тышка чыгуны тәртипкә салмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб эч катуның сәбәпләрен ачыклый һәм дәвалану чарасын билгели. «Үзе үтәр әле» яки «дару эчәм дә узар» дип кенә карарга ярамый, эч кату да җитди нәтиҗәләргә һәм организмда үзгәрешләргә китерергә мөмкин.
«Безнең гәҗит»
Читайте нас: