Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 сентябрь 2019, 12:32

Дуван районында җиде кеше агуланган

Республиканың Дуван районында 7 кеше гөмбә ашап кискен агуланган.

“Комсомольская правда” хәбәр итүенчә, 4 сентябрь көнне 62 яшьлек хатын гөмбә бәлеше пешерә. Хатын бу гөмбәне 8 яшьлек оныгы белән җыйган булган. Бәлештән авыз итәргә хатын күршеләре гаиләсен дә чакырган.
Соңрак кичке аштан соң барысы да үзләрен начар хис итә башлый. Барлыгы 7 кеше хастаханәгә эләгә. 62 һәм 81 яшьлек ике хатын-кыз, 86 һәм 18 яшьлек ике ир-ат һәм 8, 9, 11 яшьләрдәге өч бала.
Өлкәннәре башта ук реанимациягә эләгә. Барысының да хәле авыр дип бәяләнә. Тәүдә 8 һәм 9 яшьлек балаларның хәлләре уртача дип бәяләнсә, төнге 12 дән соң аларны да реанимациягә күчерәләр.
Читайте нас: