Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2019, 16:52

кан тамырлары киңәйсә

Аяктагы кан тамырларының варикоз киңәюе күп кенә кыенлыклар тудыра. Беренчедән, күгәреп, кабарып торган тамырлар бер дә матур түгел, икенчедән, сызлап, авыртып теңкәгә тия. Әлбәттә, аны дәвалау өчен гельләр, кремнар тәкъдим ителә. Әмма аларның да файдасы озакка түгел. Ә атлаган саен сатып алырга хакы кыйммәт кенә. Бәлки, халык медицинасы тәкъдим иткән ысулларны кулланып караргадыр. Мәсәлән, кыргычтан үткәрелгән кишерне авырткан урынга ябып, полиэтилен белән уратып, ныгытып бәйләп куярга мөмкин. Иң яхшысы – аны төнгелеккә ябу.

Тагын да бер дәвалау ысулы бар. Аның өчен 200 мл зәйтүн мае, 100 г балавыз, 100 г ылыслы агач кайрысы(карагай, чыршы һ.б) алырга. Кайры коры булса, аны он хәленә килгәнче онтарга. Барысын бергә кәстрүлгә, салып, ун минут кайнатырга. Соңыннан ике калак бал өстәп, ун минут болгата-болгата пешерергә. Тагын бер-ике грамм прополис өстәп, ун минут кайнатырга. Туктаусыз болгатып торырга онытмагыз. Уттан алгач, суытырга һәм, банкага салып, суыткычта сакларга. Шушы май белән аякның тамырлары бүртеп торган урыннарын яхшы итеп уарга. Зәйтүн мае булмаса, аны дуңгызның эч мае яки яңа гына пешкән һәм тозланмаган сыер мае белән алыштырырга мөмкин.
«Йәшлек» сайтыннан.
Читайте нас: