Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 сентябрь 2019, 10:50

Стрессларга каршы тора белик!

Яки дөньяда һәм илдә психик авырулар санының артуына нәрсә сәбәпче?

Кызганычка каршы, стресслар заман кешесе тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнеп бара. Кешеләр стресс белән көрәшүнең төрле юлларын уйлап табарга тырыша, ләкин иң беренче мөһим кагыйдә — аның белән көрәшергә түгел, ә стрессны булдырмаска кирәк.
Психик сәламәтлек – ул әле психик авыруларның булмавы гына түгел, киңрәк төшенчә дә: кешенең тулыканлы тормыш белән яши һәм эшли, стрессларны җиңә, сәләтләрен җәмгыять һәм үзе өчен куллана белүе дә. Психик авырулар хакында да онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, күпләр уйлаганнан ешрак очрый алар.
2000 еллар башында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле психик тайпылышлар белән 450 миллион кеше чирләве хакында хәбәр иткән иде. Бу күрсәткечнең даими үсеп торуын искә алсак, авыруларның инде ярты миллиардны да узган булуы мөмкин. Шул ук вакытта, психик авыруы булган кеше җәмгыятьтән читләшергә тиеш, дигән сүз түгел. Тиешле медицина ярдәме алганда, ул җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы була ала.
Медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән пациентларның 50 процентында – депрессия. Аның беренче бил­геләрен башлангыч чорда ук күрә белү мөһим: тормыштан канәгать­сезлек, ышанычсызлык, борчылу, сагыш тойгысы, эчке киеренкелек, хәлсезлек, сәбәпсез кызып китү, хәтер, йокы бозылу, басынкылык, якын­нарның ярдәменнән баш тарту, үз эчеңә бикләнү.
Көчле борчылу, стресс кичер­гәндә ничек тынычланырга? Бел­г­ечләр берничә киңәш бирә:
* Тыныч, талгын музыка куегыз һәм тигез җирлеккә аркагызга ятып, акрын гына тәнегезнең барлык мускулларын йомшартыгыз. Бит мускулларыннан башлап, аяк бармакларына кадәр. Тулысынча тынычлангач, шулай 5-15 минут ятып торыгыз.
* Уңайлы утыргычка утырыгыз, күл­мәк якасын ычкындырыгыз яисә тыгыз, уңайсыз киемне салыгыз. Алга сузып, аяк мускулларын катырыгыз. Берничә секундтан кинәт кенә бөтен тәнегезне йомшартыгыз. 4-6 тапкыр шулай ка­бат­лагыз.
* Мөмкин кадәр уңайсыз итеп ятыгыз һәм, барлык мускулларыгызны катырып, күпме түзә аласыз, шулкадәр ятыгыз. Шуннан соң барлык мускулларыгызны йомшартып, уңайлы итеп ятыгыз, тынычланыгыз. 4-6 тапкыр ка­­бат­­лагыз.
Психик тайпылышларны кисәтү юлы – психик тигезлекне саклау. Соңыннан симерүгә һәм интим өлкә­дәге күңел­сезлекләргә ки­терүче медикаментлар белән дәваланганчы, авыруны кисәтү яхшы. Республика психотерапия үзәге белгечләре кешеләргә үз нерв күзә­нәкләрен артык кие­ренкелектән сакларга һәм якларга өйрәнергә, көч җитмәгән мәсь­әләләрне хәл итәргә тырышмаска, ял итә белергә киңәш итә. Моның өчен, иң беренче чиратта, менә нәрсәләргә игътибар кирәк: сәламәт йокы, дөрес туклану, негатив эмо­цияләр­не үз эчеңдә тотмаска, чыгарырга (күз яшьләре аша булса да), акыл һәм физик хезмәтне ял белән чиратлаштырырга, медитация, йога белән шөгыльләнергә, позитив уйланырга өйрәнергә, сәяхәт итәргә, кызыклы шөгыль табарга, юмор белән дус булырга, йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен карарга, ароматерапия, аромаванналарны үз итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә (бу үзеңнең кирәклегеңне тоярга, бәяңне үстерергә ярдәм итә).
Һәр бишенче кеше гомерендә бер тапкыр булса да паникага бирелә. Паник атака – баш әйләнү, күңел болгану, тирләп чыгу, йөрәк ритмы ешаю кебек билгеләр күзәтелгән бик нык борчылу, киеренкелек кичерү. Аның төп сәбәпләре: техник прогресс, тормыш ритмы тизлеге, даими стресс китереп чыгаручы хәлләр. Хатын-кызлар ир-егетләргә караганда паник атакалардан 3-4 тапкыр ешрак интегә.
Белгечләр фикеренчә, тормышта тотрыклылык тойгысын тәэмин итүче даими гадәтләр булдырырга кирәк. Мәсәлән, иртәнге зарядка яисә йөгерү, кич саф һавада йөрү, сериаллар, кызыклы тапшырулар карау, мавыктыргыч китаплар, гәзитләр, журналлар уку, яраткан басмаңның бер санын да калдырмаска тырышу. Булганына шөкер итәргә һәм бик күпләрнең сездә булганның аларда юклыгын аңларга өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – вак-төяккә дә шатланырга өйрәнегез!
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: