Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 сентябрь 2019, 17:07

Бәрәңге баш авыртуын җиңә, ютәлне дә бетерә

Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминна­рына бай. Шуңа күрә ул иммунитетны ныгыта.

Шулай ук, бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.
Бәрәңге баш авыртуын да җи­ңәр­гә сәләтле. Аның өчен чи бә­рәң­гене, боҗралап турап, бер­ни­чә минутка маңгайга куярга ки­рәк.
Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревматизм, тире ялкынсынуын бетерә, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бә­рәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.
Читайте нас: