Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 сентябрь 2019, 17:27

Шикәр диабетын иртә ачыклап була

Шикәр диабетын иртә ачыклау өчен организмдагы үзгәрешләргә игътибарлы булырга чакыра. Белгечләр фикеренчә, бу симптомнарны, гадәттә, башка чирләр белән бутыйлар.

Шикәр диабетының тәүге симптомы – арыганлык тойгысы. Кешеләр аны еш кына стресслар, эш күп булу, йокы туймау белән бәйли. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, арыганлык тойгысы организмдагы глюкоза белән инсулин арасында дисбаланс барлыкка килүдән дә туа.
Шулай ук авыз эче кибү, туктаусыз су эчәсе килү, авырлыкның әле артуы, әле кимүе, аппетитның бик начар яисә артык яхшы булуы, озак төзәлүче яралар – болар барысы да шикәр диабеты чиренең беренче билгеләре.
Табиблар ассызыклавынча, еш кына кешеләр озак вакыт бу чиргә дучар булуын белми йөри. Аны иртә ачыклау авы­ру­ның хәвефле нәтиҗәләрен булдырмау мөм­кинлеге бирәчәк. Шуңа да үзегездә югарыда әйтелгән билгеләр сизсәгез, тик­шеренү үтәргә кирәк.
Читайте нас: