Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 сентябрь 2019, 17:45

Сипкелдән котылып буламы?

Тән тиресенең пигментациясе меланин артык күп булуга бәйле. Ул тапларны агартып карарга мөмкин. Битлекләрне кич, йокларга ятар алдыннан ясагыз һәм кояшта озак булмаска тырышыгыз.

Чүпрәле битлек. 15-20 грамм чи чүпрәгә 1,5 чәй калагы яңа сыгылган лимон суты кушарга. Биткә сөртеп, 20 минут тотарга һәм җылы су белән юынырга. Соңыннан биткә тукландыра торган крем сөртергә.
Лимон суты. Лимон сутына 1:10 исәбеннән су кушарга. Көнгә ике тапкыр пигментлы урынга сөртергә ярый.
Кыяр битлеге. Кыярны вак угычтан уарга. Пигментлы тап чыккан урынга сөртеп, 15 минут тотарга. Юарга һәм бу процедураны тагын өч тапкыр кабатларга.
Катык яисә әчегән сөт. Биткә катык яисә әчегән сөт сылап, 15 минут тотарга һәм лимон сутына манылган мамык белән сөртеп алырга кирәк.
Интернеттан.
Читайте нас: