Аборт – ул йөклелекне ясалма туктату. Бүгенге көнгә яңа яралып килгән кешенең гомерен өзүче бердәнбер медицина процедурасы.
Һәр хатын-кызның тормышында аборт иң соңгы чара булырга тиеш. Иң беренче очракта, үзенә куркыныч янаганда. Кызганычка каршы, хатын-кызлар табибка бала өчен җаваплылык хисләре булмаудан, очраклы җенси бәйләнешләрдән соң килә. Бу вакытта ул абортның никадәр авыр эз калдыруын уйлый микән?
Йөклелекне ясалма өзү хатын-кызның җенси әгъзаларына гына түгел, бөтен организымына кире йогынты ясый. Бигрәк тә беренче йөклелекне өзү очрагы. Статистика буенча балага узалмаган һәр 100 хатын-кызның 75е беренче йөклелегенә аборт ясаткан.
Аборт шулай ук организмдагы барлык процессларны җайга салып торучы эндокрин системасы эшчәнлеген, менструаль циклны боза. Бу хатын-кызның психикасына зур йогынты ясый. Организм йөклелекне ясалма өзүне хәтерендә калдыра һәм икенче йөклелекне үзе үк туктатырга сәләтле. Моннан тыш, аналыкның муены үзенең сыгылмалылыгын һәм тыгызлыгын югалта. Аборт вакытында баланы алыр өчен аналыкның муены киңәйтелә. Бу очрак йөклелекнең ничә атналык булуына да бәйле. Бу инде, үз чиратында, муенчаның яралануына, ертылыуына китерә. Һәм соңыннан бала тапканда уңайсызлык тудыра. Моннан тыш, аналыкның мускуллары җәрәхәтләнә.
Анда аборттан соң төерләр, полиплар, җөйләр калуы бар. Бу инде алдагы йөклелекне йөретүгә комачаулый. Аборттан соң, торбаларда, карында, аналык муенында эрозия, күкрәк бизләрендә яман шеш авырулары барлыкка килүе мөмкин.
Абортка барган хатын-кыз үзенең никадәр коточкыч адымга барганын аңлап җиткерәме? Бу процедурадан соң аның психикасы да үзгәрә бит. Ул гомере буе шушы уйланмаган адым ясавына үкенеп, үз-үзен гаепләп яшәячәк. Бу инде нерв һәм психик авыруларга китерергә мөмкин.
Балага узу – ул зур бәхет, синдә яңа кеше яралганын белү шатлыгы. Тугыз ай буена аны саклап, көтеп алу, баланың дөньяга килүе – үзе бер могҗиза.
Гөлнара Садертдинова, табиб-гинеколог.