Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 сентябрь 2019, 17:55

Аек тормыш белән яшик

Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек барлыкка килүнең беренче билгеләре: күп эчү теләге; проблема булганда, аракы куллану гадәте; кешенең үз-үзен тотышы үзгәрү (агрессия, гаугачылык); тәүлекнең теләсә нинди вакытында һәм сәбәпсезгә дә аракы эчү.Эчүче кешенең бу гадәтен беренче булып туганнары, дуслары күреп ала. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану эштә кыенлыклар тудыра һәм шулай ук гаилә тынычлыгын да боза.

Алкогольне артык кулланудан ничек котылырга
Күп эчәргә яраткан компаниягә эләгергә тырышмагыз.
Күпме эчүегезне контрольдә тотыгыз.
Эчәргә тәкъдим ясыйлар икән, баш тартырга кыенсынмагыз.
Киеренкелектән чыгуның башка ысулларын табыгыз: спорт, туризм, җыр, бию һәм башка шөгыль сайлагыз.
Алкогольгә психологик һәм физик бәйлелектән арыну өчен, наркологка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Алкоголизмны комплекслы дәвалауның төрле юллары бар: дарулар кулланып, психологик тәэсир алып, социаль чаралар ярдәмендә, үләннәрдән файдаланып.
Читайте нас: