Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 сентябрь 2019, 17:52

Аракының зыяны уйлаганнан да күбрәк

Алкоголь - көчле психотроп матдә, ул кешенең халәтенә һәм үз-үзен тотышына нык тәэсир итә.

Аны даими куллану авыр психологик һәм физик бәйлелек - алкоголизм авыруын китереп чыгара.
Зур күләмдә алкоголь баш миенә һәм эчке органнарга нык зыян сала, әмма иң беренче чиратта бавыр эштән чыга, чөнки ашказанында һәм эчәкләрдә барлык зарарлы матдәләр белән бавыр күзәнәкләре көрәшә. Нәтиҗәдә гепатит, цирроз, бавыр рагы кебек авырулар барлыкка килә.
Алкоголь ашказаны асты бизен зарарлаган очракта, хроник панкреатитка китерә; йөрәккә зыян килә һәм артериаль кан басымы күтәрелә. Иммунитет кимүе аркасында, үпкәләр ялкынсыну, үлекле авырулар һәм башка инфекцияләр, инфаркт, аритмия күзәтелергә мөмкин. Алкогольне күп кулланганда, кешедә деменция (акыл зәгыйфьләнү) куркынычы арта, хәтер начарлана.
Авырган вакытта аракы кулланучылар белеп торырга тиеш, алкоголь аркасында күп кенә дарулар көтелмәгән нәтиҗә бирергә мөмкин.
Өлкән яшьтә алкоголизм яшь вакыттагыга караганда тизрәк барлыкка килә. Организм картайгач, су күләме кимегән була, шуңа күрә сирәк һәм аз күләмдә генә эчелгән алкоголь дә таркалып бетми, бавыр эшчәнлеге сүлпәнләнгәнгә, агулану көчәя бара.
Читайте нас: