Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 сентябрь 2019, 18:11

Коръән һәм догаларны ятлау шифалы

Адәм баласының баш миендә йөз миллиардларча төп ми күзәнәге һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Кеше аларның 12 процентын гына куллана.

Баш мие эшчәнлеген мөмкин кадәр яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора икән. Иң отышлысы — яттан өйрәнү. Мәсәлән, Япония мәктәпләрендә бар нәрсәне дә ятлап истә калдыралар.Төркия профессоры Исмәил Хаккы Адын да баш мие күзәнәкләрен актив хәлгә китерү өчен күп нәрсәне яттан өйрәнергә кирәк дигән карашта тора. Артыгын эшләүдән ми череми, ди ул. Ә менә кайбер галимнәр ялкаулыктан төрле баш авырулары килеп чыгарга мөмкин дип саный. Балаларга кече яшьтән үк шигырь, җыр, әкиятләр ятлату аларның хәтерен яхшырта. Безнең бабаларыбыз менә ни өчен Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан өйрәнгән икән, дип яза “Татар-мөселман балалары өчен календарь”.
Читайте нас: