Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 сентябрь 2019, 14:08

Иртән торуга каны зәңгәрләнгән

25 яшьлек хатынның кичтән теше сызлаган булган.

Америкада яшәүче 25 яшьлек хатын теше сызлауга түзә алмыйча, авыртуны баса торган дару эчкән. Иртән ул башы авыртып уянган, косасы килгән, тын алуы авырлашкан. Табибларга мөрәҗәгать иткәндә, бичара хатынның тән тиресе һәм тырнаклары зәңгәрләнеп беткән була. Табиблар исә моны канга кислород җитмәү белән аңлата. Тестлар хатынның канында кислород дәрәҗәсе нибары 67 процент булуын күрсәтә, ә идеаль күрсәткеч 95-100 процент тәшкил итә. Бу — метгемоглобинемия күренеше. Ул канда метгемоглобинның күп булуы һәм тукыма гипоксиясе билгеле.
Пациентка ашыгыч рәвештә укол ясыйлар, һәм берничә минуттан соң ул үзен яхшырак хис итә.
Экспертлар метгемоглобинемия кайдан килеп чыгуын төгәл генә белми, бу хәл кайчагында нәселдән дә күчә. Күпчелек очракта дарулар, химик матдәләр яки азык-төлек продуктлары йогынтысында барлыкка килә.
Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ
Читайте нас: