Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2019, 13:37

Иммунитетны күтәрә торган сут

Көзгә кердек тә... чирли дә башладык. Чирләмәс өчен иммунитетны ныгыту кирәк. Аның өчен менә шундый гади генә халык рецепты да бар!

Көзгә кердек тә... чирли дә башладык. Чирләмәс өчен иммунитетны ныгыту кирәк. Аның өчен менә шундый гади генә халык рецепты да бар!
Аны әзерләү өчен:
бер стакан кишер суты,
бер стакан чөгендер суты,
бер стакан кара торма суты,
бер стакан лимон суты,
бер стакан кагор,
бер стакан бал,
ярты стакан сарымсак суты,
ярты стакан су кирәк булыр.
Сутларның барысы да яңа гына чыгарылган булу шарт. Сарымсак яңа уңышныкы булсын. Әзерләгән сутларны бик әйбәтләп бутагыз да суыткычка куегыз. Шушы бәлзәмне көн саен берәр аш кашыгы күләмендә, ашарга ярты сәгать кала, кабып куегыз. Көздән кышка күчеп барган мәлдә иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дару булыр. Ул әле сезнең канны һәм кан тамырларын да чистартыр, гемоглобинны яхшыртыр, салкын тиюдән менә дигән кисәтүче чара булыр.
Читайте нас: