Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 сентябрь 2019, 13:58

Хроник гепатит үзен сиздермәскә дә мөмкин

Бавырны зарарлый торган хроник авыруларның 8-10 проценты В гепатитына туры килә. Ә йогышлы вируслы С гепатиты тагын да ешрак очрый: барлык хроник бавыр чирләренең 40 проценты – шул.Вируслы гепатитлар, аларны ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибәсе Илсөяр Хәертынова белән сөйләштек. Ул «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә кабул итә.

– Илсөяр ханым, хроник вируслы гепатитны гадәттә ничек йоктыралар? Шуны аңлатыгыз әле.
– В гепатиты күпчелек очракта табигый юл белән йога: әйтик, җенси юл белән, 70 процент очракта – анадан балага. Шулай ук ясалма юл белән дә күчәргә мөмкин, мәсәлән, иньекция ясаганда, кан салганда. Ә С гепатиты, гадәттә, ясалма юл белән күчә. Әйтик, кан тамырына наркотик кадаганда, татуировка ясатканда, тырнакның кутикуласын кисеп маникюр эшләткәндә, стерильләштерелмәгән медицина кораллары кулланганда гепатит эләктерү куркынычы зур.
– Вируслы гепатитны нинди билгеләре буенча «танырга» мөмкин?
– Хроник В гепатитының беренчел билгеләре: хәлсезлек, бик тиз ару, ашыйсы килмәү, укшыту, уң як кабырга астында авырлык һәм авырту тою, бавырның зураюы. Мускуллар, буыннар авыртырга мөмкин. Бавыр авыртканны күрсәтә торган гадәти билгеләрдән шулай ук тән тиресенең һәм күз агының саргаюын, тәннең кычытуын, талакның зураюын, буыннарның вак «йолдызчыклар» хасил итеп укмашуын, уч төпләренең һәм табан асларының кызарып торуын атарга була. Болары – авыруның соңгы стадияләрендә күзәтелә торган билгеләр. Кандагы АЛТ ферменты активлыгы тиешле дәрәҗәдән артып китсә дә, бавырым зарарланмадымы икән, дип шикләнергә нигез бар.
– Ә С гепатиты үзен ничек белдерә?
– Күпчелек авыруларда С гепатиты эзсез генә уза, очраклы тикшеренү вакытында гына ачыкланырга да мөмкин. Хәтта кандагы АЛТ, АСТ, ГГТП ферментлары дәрәҗәсе нормада булу да «синең бавырың сәламәт» дигән сүз түгел әле. АЛТ күрсәткечләре югары булган кешеләрнең организмында вируслар активлыгы түбән булуы ихтимал. С гепатиты шул рәвешле «качып» кала. Бавыр фиброзы яки циррозы, чир йокканнан соң, 25-30 елдан гына килеп чыга.
– Ә әгәр дә тикшеренү, анализлар гепатит ихтималлыгын күрсәтсә нишләргә?
– Табиб-инфекционистка күренергә кирәк. Ул тулы тикшеренү билгели: моңа канның биохимик анализы да, вируслы гепатит маркерларына анализ да, ПЦР алымы буенча вирусны ачыклау да, корсак куышлыгы органнары УЗИы да, фиброскан да керә.
– Хроник вируслы гепатитны дәвалап буламы соң?
– Кайбер очракта хроник гепатит табылган һәм авыруы кискенләшкән кешеләрне больницага салалар, ләкин күпчелек очракта дәвалану өчен больницага яту кирәк тә булмый. Дәвалауның гомуми алымнары: хәрәкәт активлыгын киметү, диета саклау, бавыр өчен авыр булган даруларны һәм алкоголь кулланмау. Табиб махсус дарулар билгели. Алар вирусның организмга басымын киметергә, ә кайбер очракта вирустан бөтенләй котылырга ярдәм итә.
– С гепатиты озак вакыт үзен сиздермәскә дә мөмкин, дидегез. Ә озак дәваланмый йөрү нәрсәгә китерә?
– Хроник вируслы гепатит бавыр циррозы, кайбер очракта рак, иммун системасының какшавын һәм башка җитди нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Моңа кадәр барып җитмәс өчен, 6 айга бер тапкыр инфекционистка күренеп торырга киңәш ителә.
«Безнең гәҗит» сайтыннан
Читайте нас: