Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 сентябрь 2019, 16:32

Балагыз сөйләшәме?

Сер түгел, баланың теле никадәр баерак һәм дөресрәк, аңа үз фикерләрен белдерү дә шул кадәр җиңелрәк була. Сөйләм яхшырак булган саен, аның психик үсеше дә активрак бара. Ә инде нинди дә булса тайпылышлар аның үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячак.

Үсә төшкәч, бала үз җитешсезлеген тоеп, оялчан, кыюсызга әйләнә. Мондый хәл булмасын өчен ата-аналарга, дәү әти-дәү әниләргә түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез.
Бала дөньяга туганның беренче көненнән үк аның белән аралашыгыз. Сезнең сүзләрегез чиста һәм аңлаешлы, ә сөйләмегез ашыкмыйча әйтелгән булырга тиеш. Сөйләм кешегә туганда бирелми, ул вакыт үтү белән формалаша.
Сөйләм үстерүдә баланың нерв системасы, аның физик халәте дә зур роль уйный. Шулай ук төрле авырулар, нәсел чирләре, экологиянең начар булуы, дөрес тукланмау, гаиләдәге психологик климат һәм башка факторларның йогынтысы зур. Алар баланың организмын көчсезләндерә, аның психик активлыгын киметә.
Өй шартларында баланың сөйләм үсешен яхшыртуга ничек ярдәм итәргә?
• Буш вакытыгызда аның белән сөйләшегез.
• Иреннәренә, аеруча беренче авазларына, игътибарын юнәлтегез.
• Иреннәрегезне трубка кебек бөкләгез, елмаегыз, телегезне шартлатыгыз, түгәрәкләр ясагыз, баланы кызыксындырганда, ул аларны кабатлаячак.
• Инде бит очларына күчә­без. Берсенә һава тутырып, икен­че­сенә күчерәбез.
• Төрле шарлар, коктейль өчен соломка, сабын куыклары да яр­дәмгә килә ала. Һава өрү­нең авазлар формалаштыруда файдасы зур.
• Сөйләшкәндә ашыкмагыз.
• Бармак уеннары турында онытмагыз. Мозаика, «лего» уйнау, камыр, пластилин әвә­ләү­нең фикерләү сәләтен үс­те­рү­дә ярдәме зур.
• Кул-бармакларга көненә берничә тапкыр массаж ясагыз.
• Күнекмәләрне сабый арыганчы эшләргә кирәкми. 15 минут үткәч, бала ял итсен, аның игътибарын башка нәрсәгә юнәл­тегез.
• Сөйләмне үстерү өстендә эшләгәндә бала уенчыклар, хай­ваннарның нинди авазлар чыгаруына игътибар итсен. Куян сикерә – ап-ап, машина йөри – ж-ж, самолет оча – в-в.
• Кычкырып шигырьләр, әки­ятләр укыгыз.
Раушания Тимербаева, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе укытучы-логопеды.
Читайте нас: