Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 сентябрь 2019, 16:20

Грипп ишек кага...

Грипп – ул вируслы йогышлы авыру. Вируслар ике-өч атна дәвамында дүрт градус температурада саклана ала, ә менә эссегә, ультрафиолет нурларына, дезинфекцияләү чараларына тиз бирешә. Аның белән һава-тамчы, көнкүреш әйберләре аша зарарланырга мөмкин. Гриппның инкубацион чоры ике көннән алып җиде көнгә кадәр.

Гриппның типик һәм атипик төрләре була. Бу чир өзлегүләр белән куркыныч.
Гриппның башлану симптомнары: тән темпе­ра­ту­ра­сының 38дән артык күтәре­лүе, хәл­сезлек, томау төшү, баш,
күз алмалары, мускуллар авырту.
Ике яшькә кадәрге балалар, йөкле хатын-кызлар, хроник чир­ләре булган кешеләр, йө­рәк-кан тамыры авырулары бул­ганнар, шикәр диабетлы, 65 яшь­тән узганнар чирне аеруча авыр кичерә.
Вакцинация профилак­ти­ка­ның иң әһәмиятле чарасы булып тора. Ул аеруча алты айдан алып балаларга, хроник чир­ле­ләргә, икенче триместр­дан алып йөк­ле хатын-кызларга, шулай ук медицина хез­мәт­кәр­ләренә, укытучыларга, студентларга, хез­мәт­ләндерү өл­кә­сендә эш­ләүчеләргә мө­һим. Вакциянацияне ОРВИ бе­лән чирләү чоры башланганчы ике-өч атна кала эшләтергә ки­рәк.
Быел районда вакцинация ясату 10 310 кешегә, шул исәп­тән 2 650 балага, 7 660 өл­кән­нәргә каралган.
Бу ха­лыкның 45,4 проценты. 3 сентябрьгә барлыгы 5 250 доза «Совигрипп» вакцинасы кайтарылды. Аларның 1 040 дозасы – балалар, 4 210ы өл­кәннәр өчен. 16 сентябрьгә 5 030 кешегә, шул исәптән 1 020 балага һәм 4 010 өлкәннәргә вакцинация эш­ләнде. Октябрь башына янә 3 450 доза өлкәннәргә, 1 610 доза балаларга вакцина кайтарылачак. Прививка ясату өчен өл­кән­нәргә район поли­кли­никасы­ның 61нче кабинетына, балаларга – балалар поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Елена Солтанова, табиб-инфекционист.
Читайте нас: