Китереп чыгаручы факторлар
Генетик факторлар – нәселдәнлек, үт куыгы сыекчасы юлларының үсеш чорында аномалиясе барлыкка килү очраклары.
Демографик факторлар – хатын-кызлар, өлкән яшьтәге кешеләр бу авыруга бирешүчәнрәк.
Диетик факторлар – үсемлек аксымнарына һәм җепселләргә ярлы булган, углевод һәм хайван аксымнары күп булган ашамлыклар, шулай ук ач тору, калорияләре түбән булган диеталар.
Медицина факторлары – симерү, авырлы булу, бавыр кабыклануы, гемолитик анемия. Шикәр диабеты, эчәклек ялкынсынулары, үт куыгы сыекчасын чыгара торган юлларның йогышлы авырулар белән зарарлануы, арка мие травмасы. Канда холестерин микъдарын киметүче дарулар, сидек кудыру чаралары, эстрогеннар.
Үт куыгының кинәт ялкынсынуы – уң як кабыргалар астында көтмәгәндә көчле авырту килеп чыгудан башлана. Авырту берничә сәгать эчендә көчәя: хәрәкәтләнгәндә, хәтта тирән итеп сулаганда да, түзә алмаслык авырту барлыкка килә. Еш кына авыру мәҗбүри торыш ала – аркасына я уң ягына ятарга тырыша. Температурасы 38 градустан югары күтәрелә. Теле коры була һәм анда ак катлам барлыкка килә. Өянәк булганда, укшыта, күп тапкырлар костыра. Эч кабара, кайвакыт тәрәт туктала. Бу очракларда авыруны кичекмәстән хастаханәгә алып барырга кирәк.
Үт куыгының хроник ялкынсынуы вакытында уң як кабырга астында көчле булмаган, сызлаулы авырту хасил була. Андый авырту даими рәвештә, күп итеп майлы, кыздырылган ризыклар ашап, 1-2 сәгать вакыт узгач барлыкка килә. Авырту уң як җилкәдә, муенда, калак сөягендә сизелә торган була. Авызда әчелек, тимер тәме сизелә. Бик еш кикерү, эч кабару, эч китү, эч катулар була. Болар өстенә йокысызлык, бик тиз ярсып китүчәнлек тә кушылырга мөмкин.
Дәвалану алдыннан табиб белән киңәшләшү, ул кушканны төгәл үтәү зарур. Дөрес туклану, сәламәт тормыш алып бару авырудан сакланырга гарантия бирә.
Ташлар ясалуын кисәтүнең төп ысулы – үт сыекчасының җыелып торуын булдырмау! Моның өчен көненә 4-5 тапкыр ашарга, 5нче санлы диета өстәлен кулланырга кирәк. Бу диета яхшы сыйфатлы аксымнарны (алар сөттә, балыкта, симез булмаган иттә була), яшелчә, җиләк-җимеш, үсемлек майларын кирәкле күләмдә кабул итүгә нигезләнгән. Өреле, авыр эшкәртелүчән шулпаларны (ит, тавык, балык, гөмбәләрнекен), симез итне рационыннан алып ташларга кирәк. Кыздырылган, какланган ризыкларны, камыр ашларын, әче аш тәмләткечләрне кулланмасагыз яхшырак булыр. Шалкан, редис, керән, кузгалак, борыч, сарымсакны чи килеш ашарга тәкъдим ителми. Алкогольле эчемлекләрне беркайчан да эчәргә ярамый.
Үт куыгы ялкынсынуын дәвалау һәм бу авыруның профилактикасы өчен, көн саен кишер белән кыяр соклары катнашмасын, абрикос согын эчәргә тәкъдим ителә.