– Мин үзем дә кечкенәдән спортны яратып үстем. Тренировкалардан соң спорт залында йоклап калган чакларым да була торган иде. Яраткан шөгылем мине Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының физкультура факультетына алып килде. Әлеге көндә район мәгариф бүлеге методистымын.
Безнең районда спортның күп төрләре үсешкән. Шулар арасында Идрис Гыйләҗев җитәкләгән көрәшчеләр спорт мәктәбенең уңышлары зурдан. Ике улым да алты яшьтән үк әлеге мәктәп тәрбияләнүчеләре. Әлбәттә, баштарак җиңел булмады, елап, авыртынып кайткан, вак травма алган чаклары да бар иде. Көндәлек ныкышмалы күнекмәләр үз нәтиҗәсен бирде: беренче ярышларда ук «Медвежонок» ачык төбәкара турнирында 3нче урын алдылар.
Мин үзем спортның берничә төрен үз итәм. Тормыш иптәшем дә райондагы күп спорт чараларында актив катнаша, фитнес белән шөгыльләнә.
Улларыбызга һәр төрле каналларны тәртипсез рәвештә карарга, телефонда чокынырга рәхсәт итмибез. Бары интеллектны һәм дөньяны танып белүне үстерүче каналларга гына вакыт бүләргә була. Кич 10-11 сәгатьтән соң да калмый ятарга, ә иртән иртәрәк торып зарядка ясау, яңа пешерелгән ботка ашауны гадәткә керттек. Баланы дисциплинага өйрәтәм дисәң, режим белән яшәүдән башларга кирәк. Аллаһка шөкер, улларыбыз яхшы укый, робототехника белән кызыксына. Шахматка йөрергә дә теләкләре бар, ләкин әлегә вакытлары җитмирәк.
Шуны әйтәсем килә: кеше өчен иң зур байлык – ул сәламәтлек. Аны саклау һәм ныгыту гаиләдән башланырга тиеш. Моның өчен вакытыңны кызганырга кирәкми һәм, әлбәттә, үзең алар өчен үрнәк булырга кирәк.