Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 сентябрь 2019, 18:01

Үзәктә – бала сәламәтлеге!

Соңгы елларда табиблар балаларның сәламәтлеге начар булуы турында чаң суга. Ни кызганыч, хәзер даими спорт белән шөгыльләнгән, шау-гөр килеп урамда уйнап йөргән баланы очратуы да кыен. Аның каравы, кайбер мәгълүматлар буенча, югары сыйныф укучыларының көнлек йөкләнеше – 12, башлангыч сыйныфларның 8 сәгатьтән дә артып китә. Шуларга өстәп, компьютер, телефон, начар туклану, аз хәрәкәтләнү үзенекен итә. Бүгенге «түгәрәк өстәл» артында бала сәламәтлеге турында сүз алып барырбыз. Әлеге темага битараф кала алмаган, үз карашы булган гәзит укучыларыбызның да уй-фикерләрен көтеп калабыз.

Лилия Садретдинова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары:

– Бала сәламәтлеге төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Монда медицина хезмәткәрләре, педагоглар, психологлар, ата-аналарның тырышлыгын бергә туплап кына ниндидер уңышка ирешергә мөмкин. Билгеле булуынча, Башкортстанда гына түгел, районда да туымның кимүе күзәтелә. Июль ае нәтиҗәләре буенча районда 135 бала дөньяга килде, бу узган елның шушы чорындагыга карата 37 балага кимрәк. Соңгы биш елдагы туу динамикасына күз салсак, ул 2014 елга караганда күпкә кимрәк. Шул ук вакытта яңа туган балалар арасында авырулар саны югары кала. Демография күрсәткечләре начараюның бер сәбәбе – ул гаиләнең әһәмияте кимү, сәламәт тормыш алып бару, сәламәт нәсел калдыруга җитди игътибар бирмәү. Узган елда бу сан 172 иде.

Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә, 1нче сыйныф уку­чы­ларының 20-30 процентын гына сәламәт дип санап була. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценттан артыгы теге яисә бу тайпылышларга дучар. Медиклар белдерүенчә, кешенең 75 процент сәламәтлеге балачак елларында салына, ә бүгенгә һәр бишенче укучы хроник чирдән җәфалана.

Соңгы еллар күрсәткечләре буенча 1нче сыйныфка килүче балаларның 25-30 процентында сәламәтлек тайпылышлары бар. Мәктәптә уку дәверендә аларның саны дүрт тапкырга арта. Балалар арасында теркәлгән чирләр саны арасында беренче урыда – тын алу юллары, икенче һәм өченче урыннарда – нерв системасы һәм ашкайнату органнары чирләре.

Балалар травматизмы арта. Быелгы ел эчендә генә үзәк район дәваханәсендә 18 бала төрле травмалар һәм агуланулар белән ятып чыкты (2018 елда ел буена 18 иде). Барлыгы тышкы факторлар йогынтысыннан 17 яшькә кадәрге балалар арасында 2019 елда – 134, 2018 елда авыруның 308 очрагы теркәлде.

Быел капиталь ремонттан соң участок педиатрлары, процедура кабинеты, вакцинация, заманча җиһазланган балалар стоматологы, регистратура булдырылды.

Болардан чыгып, шуны әйтәсе килә, гаиләдә һәм мәктәптә балаларга дөрес психологик һәм сәламәт даирә булдырып кына аларның сәламәтлеген тәэмин итеп була.


Гөлнара Исмәгыйлева, район мәгариф бүлеге технологы:

– Соңгы вакытта мәгариф өлкәсе зур үз­гә­реш­ләр кичерә. Биш көнлек уку атнасына күчү көн­үзәк мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Аның иң зур уңай ягы – ул ике көн ял итү, әлбәттә. Гаиләгә, тәр­бия­гә, яраткан шөгыльгә күбрәк вакыт кала. Әм­ма шунысы – көн саен 6-7 сәгать укудан тыш, тү­гә­рәк­ләргә, күнекмәләргә өлгерергә, өй эшләрен дә вакытында эшләргә кирәк.

Мондый киеренке режимда белем алу туклану процессын да җайга салуны таләп итте, чөнки дөрес тукланмаган бала төрле чирләргә, хроник стрессларга дучар булырга мөмкин.

БР Башлыгы Радий Хәбировның 2019 елның 25 апре­лендәге күрсәтмәсе буенча БР мәктәп­лә­рен­дә укучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең бердәм туклану менюсы булдырылды. Ул быелгы уку елыннан алып гамәлгә ашырыла башлады. Аның максаты туклануны хәвефсез, сыйфатлы итү, аңа бердәм таләпләр булдырудан гыйбарәт. Бердәм менюга ярашлы, барлык район мәктәпләрендә дә укучыларга ике тапкыр туклану оештырыла. Ул ата-аналар взнослары исәбенә алып барыла. Күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга төбәк һәм урындагы бюджетлар исәбенә иртәнге ашны 45 сум белән, мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга 100 сумга ике тапкыр (иртәнге аш, төшке аш) льготалы туклану оештырылды.

Туклану ике төркемгә аерылган меню (7 яшьтән 11гә, 11 яшьтән 18гә кадәр) буенча гамәлгә ашырыла. Ризыклар рецептура җыелмасына ярашлы, технологик карталар буенча әзерләнә.

Районның барлык мәктәпләрендә дә участоклар бар. Аларда үстереп алынган яшелчә-җимеш тук­лану хакларын киметергә мөмкинлек бирә. Моның өчен ел саен яшелчә саклауга салына, шулай ук җиләк туңдырыла, кыяр һәм помидорлар тозлана, кәбестә әчетелә, кайнатмалар әзерләнә.


Илфир Гарифуллин, Иске Кайпан мәктәбенең физкультура укытучысы:

– Бүгенге яшь буынга без ышанып карый алабызмы? Алар ышанычыбызны акласын өчен без, өлкән буыннан, нәрсә таләп ителә?

Дистә елдан артык балалар белән эшләү дәверендә мин шундый нәтиҗәләр ясадым. Бүген мәктәпкә кадәр тәрбияләнүче һәм мәктәптә укучы балалар арасында начар күрүчеләр саны арта бара. Моның сәбәпләре берничә. Беренче һәм төп сәбәп – ул телевизор, компьютер һәм телефоннардагы сайтлардан аерылмыйча озаклап утыру. Чамасын белеп кулланган очракта, әлбәттә, алар файдалы булырга мөмкин. Тик күп очракта әти-әниләр бу күренешләргә битараф кала. Әмма монда иң зур зыянны балалар күрә. Гомерлеккә күз авыруларына дучар булу, какшаган нерв системасы, сабырсызлык, юктан да кызып китү­чән­лек һ. б. Ә киләчәктә бит шул балалар гаилә кора торган әти-әниләр, төрле тармакларда эшләүче ил гражданнары булып үсә.

Кибет киштәләрендә булган ризыклар ике дистә ел элек булган ашамлыклардан сыйфаты белән аерылып тора. Хәзер балаларыбыз шул химик матдәләр тутырылган ризыкларны тәмле дип ашый. Моның ни кадәр организмга зарарлы булуын аңламыйбыз. Сәламәтлек какшап, табибларга йөри башлагач кына ачыклана алар.

Хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен белсәк тә, балалар аз хәрә­кәтләнә, шул сәбәпле умыртка баганасы чирләре, хәлсезлек һәм башка авырулар яшь вакытта ук үзләрен белдерә башлый. Тәмәке тарту һәм сыра эчүчеләр ешая, кибет киштәләрендә спиртлы эчемлекләр бик күп төрле һәм үзенә тартып торырлык итеп, «матурлык» белән тезеп куелганнар...

Тәрбия эшенә килгәндә, безнең Иске Кайпан мәктәбендә сәламәтлек саклау, эчкечелекне профилактикалау, мәктәп хакимияте, тәрбия эшен оештыручылар, укытучылар һәм тәрбиячеләр тарафыннан җитди караш булдырылган. Класс сәгатьләре үткәрелә, физкультура дәресләрендә төрле чаралар үтә. Ләкин әлегә бар мәктәптә дә тиешле шартлар бар дип әйтеп булмый, мәсәлән, күп авылларда укучылар гади генә баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларына мохтаҗ.

Сүземне кыскартып, шуны әйтер идем: безнең киләчәк бала­ла­ры­бызның нинди булып үсүенә турыдан-туры бәйле. Без аларның физик һәм рухи сәламәтлеген кайгыртырга бурычлы. Алар өчен вакытыбызны кызганмасак, яхшылык турында күбрәк сөйләп, изгелеккә өндәп, начарлыктан тыеп яшәсәк икән.
Читайте нас: