Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 октябрь 2019, 11:30

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт!

Хәрәкәт

Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?

Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә, кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерә. Халыкта: «Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр», – диләр бит.

Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, кәеф күтәрелүгә китерә, кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы – сәламәт яшәү рә­вешенең төп шартларының берсе. Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Без урамда чаңгы-чана шуган баланы сирәк күрәбез. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тиеп авыруларны кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Балаларны яланаяк йөрү, кар бәрешеп уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз. Мөм­кин­лек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә,

балаларыгыз саф һа­вада булсын.

«Дөрес туклану»

Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы? Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка бер чынаяк чәй генә эчә. Ләкин без балаларыбызны иртән-кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Ир­тә – организмны тук­ландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Дөрес тук­лану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл»

Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дө­рес туклану, чиста һәм пөхтә булу – болар барысы да физик сә­ламәтлек нигезе. Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәктер. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлек­нең нигезе – нерв система­сы­ның ныклыгы, тынычлыгы ул. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләре­без­не балаларыбыз теләгебезгә бәй­сез рәвештә кабатлыйлар. Әйдә­гез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәк­тәп белән берлектә балаларны

сәламәт яшәү рәвешенә өй­рә­тик.
Читайте нас: