Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 октябрь 2019, 11:38

Йөрәк ишемиясен профилактикалауда туклануның роле

Соңгы ун елда халык арасында йөрәк кан тамырлары авырулары ешайды. Шундый авыруларның берсе – йөрәк ишемиясе. Ул көтелмәгәндә түгел, ә катлаулы һәм озакка сузылучы атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә ул, үз чиратында, кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.

Атеросклероз барлыкка ки­лүе­нең сәбәпләре:
• канда холестеринның артуы;
• тәмәке тарту, югары кан басымы, артык гәүдә авырлыгы;
• аз хәрәкәтләнү һ.б.
Безнең, бу сәбәпләрнең кү­бесен бетерү һәм авыруларны киметү хәлдән килә.
Әгәр йөрәк ишемиясе белән авырган кеше тартуны ташласа, гәүдә авырлыгын төгәл тотса, даими спорт белән шөгыльләнсә, систематик рәвештә югары кан басымын дәваласа, кеше үз-үзенә ярдәм итәр. Бу шулай ук канда холестерин күләменең кимүенә дә китерә.
Холестерин – организмдагы химик процессларда катнашучы майга охшаган матдә. Ләкин холестеринның канда күп булуы атеросклероз барлыкка китерә. Холестерин канга ике юл белән керә: организмда барлыкка килә яки хайван чыгышыннан булган ризыклар аша. Холестеринның күләме бигрәк тә иттә, балыкта, хайван майларында, сөт ризыкларында була. Үсемлек азыклары (җиләк-җимешләрдә, яшел­чәләрдә, чикләвекләрдә, бөр­теклеләрдә) холестерин булмый.
Канда холестерин күбәйсә, майлы ризыклар ашауны киметергә кирәк. Моның өчен пешерелгән майсыз тавык һәм күркә ите; балыкларның майсыз төрлә­ре; майсыз сыер ите; майсыз сөт ризыклары, майсыз кефир, эремчек, сырның майсыз төрләрен ге­нә ашарга кирәк.
Киңәш ителә:
• атнасына өчтән артык йомырка сарысын ашамаска;
• бавыр, бөер, уылдык һәм креветкаларны аз кулланырга;
• кыздырылган ризыкны томалап парда пешерелгән ризык белән алыштырырга;
• казылыкны бик аз кулланырга;
• сыер мае урынына үсемлек мае кулланырга.
Әгәр югарыда әйтелгәннәр үтәлсә, канда холестерин күләме кими һәм нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы куркынычы азая.
Артык гәүдә авырлыгы үзеннән-үзе йөрәк авыруы килеп чыгуга сәбәп булып тора. Артык гәүдә авырлыгы башка сәбәпләр белән дә бәйле (канда холестеринның югары булуы, кан басымы).
Ябыгырга теләгәнсез икән, җиңел үзләштерелүче углеводларны һәм майларны кулланмаска, азыкның энергетик кыйммәте күрсәткечен киметергә кирәк булачак. Бигрәк тә шикәр, кәнфитләр, кайнатмаларны, кондитер ризыкларын (күп кремлы пирожныйлар һәм тортлар), баллы җиләкле су, тонусны күтәрүче эчемлекләр, баллы кесәлләр һәм компотлар кулланмаска. Боткаларны, камыр һәм күмәч ризыкларын, барлык төрдәге казылыкларны азрак, ә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга кирәк. Куе шулпаларны, ысланган, нык кыздырылган азыкларны кулланмаска кирәк. Аларда күп күләмдә май тупланган, ул тазарта һәм канда холестеринның артуына китерә.
Туклану дөрес булырга тиеш. Без көненә ризыкны 5-6 тапкыр кулланырга тәкъдим итәбез, бу җиңел иртәнге ашны, кичке, төшке ашны, җиңелчә ашамлыкларны кертеп. Атнага бер көн үзеңнең рационыңны булдырырга кирәк: 1,5 кг яшь (яки шикәрсез пешкән) алма; яки 1,5 кг яшь кыяр; яки 1,5 кг карбыз; яки 1,2 л өсте алынган сөт яки майсызландырылган кефир; яки 500 г майсызландырылган шикәрсез һәм каймаксыз эремчек һәм 1,2 л шикәрсез су һәм җиләк-җимештән эчемлек; яки 500 г караҗимеш (күрәгә) һәм 1,2 л сыеклык; яки 600 мл сок һәм 200 мл су.
Тәкъдим ителгән бер көнлек ашамлыкларны 5-6 тапкыр бүлеп ашарга кирәк.
Диетаны саклау яхшы йогынты ясый, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнсәң һәм көндәлек гәүдә авырлыгыңны тәртиптә тотсаң.
Исерткеч эчемлекләр куллану иң куркынычы булып тора. Ул гипертония авыруының үсешенә китерә, ә гипертония авыруы атеросклероз үсешен арттыра, нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы барлыкка килә. Исерткеч эчемлекләр куллану кисәк кенә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан килеп чыккан үлем очракларына да китерергә мөмкин.
Дөрес ашау буенча тәкъдим ителгән киңәшләрне үтәү кыен түгел. Алар сезгә йөрәк-кан тамырлары авыруларын бул­дырмас­ка ярдәм итәр.
Читайте нас: