Профилактик чара буларак ничә яшьтән һәм ничә тапкыр тикшерү үтәргә кирәк?
20-35 яшьләрдә хатын-кызлар бернинди дә авыру билгеләрен сизмәсә дә, елына ике тапкыр гинекологка күренергә тиеш. Әмма борчулар булса, УЗИ һәм маммография ярдәмендә тикшерү таләп ителә. 35 яшьтән соң һәр хатын-кыз ике елга бер тапкыр маммография үтәргә тиеш. Әгәр күкрәктә каты төерләр барлыкка килә икән, тизрәк табибка күренергә, тулы тикшерү үтәргә кирәк. Моннан тыш, хатын-кыз күкрәкләрен һәрвакыт тикшереп торырга тиеш. Көзге алдына басып, бармаклар ярдәмендә баскылап карап, андагы катынкылыкны, сөт бизләреннән чыккан сыекчаны тикшерү зарур. Ниндидер шикле билгеләр булса, тиз арада табибка барырга киңәш ителә.
Соң башланган менопауза яман шеш барлыкка килүенең бер факторы булып тора. Статистика күрсәтүе буенча бала тапкан хатыннарга караганда тапмаганнары күкрәк яман шеше белән ешрак авырый.
Ни өчен яшьләргә УЗИ, ә олыракларга маммография тикшеренүе үтү каралган?
Чөнки яшь организмда күкрәк бизләре тыгыз. Шуның өчен УЗИ тикшерүе яхшы нәтиҗә бирә. Ә 40 яшьтән соң анда май катламы күбәя һәм УЗИ ярдәмендә шеш күренмәскә дә мөмкин. Шуның өчен маммография тикшерүе үтәргә тәкъдим ителә. Әгәр хатын-кыз күкрәгендә нәрсәдер килеп чыга икән, аңа УЗИ да, маммография дә үткәрелә.
Яман шешкә китерүче төп факторлар
Хатын-кызларның җенси гормоннары (эстрогеннар) активлашуы һәм генетик бозылулар, артык тән авырлыгы, психоэмоциональ көчергәнешләр, стресска бирешү, абортлар. Күп тикшеренүләр 5-10 процентта яман шешнең нәселдән килүен ачыкланган. Якын туганнарда әлеге авыруның очравы, 12 яшьтән иртәрәк күрем күрә башлау һәм аның 55 яшьтән соң гына туктавы, авырга узмау яки 35 яшьтән соң гына тәүге тапкыр авырга калу, башка органнарда (аналыкта, аналык күкәйләрендә, төкерек бизләрендә яман шеш килеп чыгу, геннарда кискен үзгәрешләр, нурланыш алу, һөнәри зарарлылык, сөт бизләренең башка авырулары, канцерогеннар тәэсире, түбән физик активлык, алкогольне артык күп куллану, тәмәке тарту, гормональ терапия – болар барсы да күкрәк яман шешен барлыкка китерү куркынычын арттыра.
Башка яман шешләрне кебек үк күкрәк яман шешен иртә стадиядә ачыклау бик авыр. Озак вакыт авыру бернинди билгесез үтә. Еш кына алар очраклы рәвештә ачыклана. Озак вакыт сөт бизендә авырту, тыгызлану, күкрәкнең формасы һәм зурлыгы үзгәрүе, шешенүе, имчәк башының суырылуы, канлы яки сары төстәге бүлендекләр, кулны өскә күтәргәч сөт бизендә барлыкка килгән чокыр, култык астындагы, умрау сөяге өстендә яки астындагы лимфа төенчекләренең зураюын сизсәгез, мотлак рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез.
Яман шешне башлангыч стадиясендә дәвалау җиңелрәк. Заманча медицина үсеше яман күкрәк шешен тикшерү һәм дәвалау ысулларын амбулатор шартларда үткәрергә ярдәм итә. Күкрәктәге шешнең нинди булуын ачыклау өчен вакуум ярдәмендә аның җепселе алына. Шулай ук авыру күзәнәкләрне алырга ярдәм итә. Бу процедура урындагы наркоз белән башкарыла һәм күкрәктә сизелерлек эз калдырмый.
Илзида Әхәтова, район дәваханәсенең онкология кабинеты шәфкать туташы.