Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 октябрь 2019, 17:50

Баш өянәге турында

Баш өянәге – киң таралган авыру. Аның белән халыкның 20 проценты азаплана. Хатын-кызларда баш өянәге ир-атларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә. Әлеге авыру ана ягыннан нәселдән күчә.

Баш өянәге тотуны өч тармак­лы нерв ярсуы һәм баш мие тамырларының тонусы бозылу белән бәйлиләр. Өянәк тоту алдыннан эре артерия һәм башның кан тамыры кысыла, ә соңыннан тамырлар киңәя һәм авырту барлыкка килә.
Күп очракларда баш өянәге авырулар­ның яшәешенә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, ләкин еш кына эшкә яраклылыктан мәхрүм итә. Баш өянәге вакытында өзлегү арта. Шуңа күрә ки­чекмәстән табибка мөрәҗәгать итү, стационар шартта тикшеренү һәм дәвала­ну мөһим.
Баш өянәгенең каты өзле­гүе­нең бер төре – өянәк инсульты. Ул баш миенең озак вакыт тиешенчә кислород белән тәэ­мин ителмәвеннән килеп чыга. Нәтиҗәдә, нервларның тотрыклы бозылуы барлыкка килә.
Күп очракта бу чир 18-40 яшь­ләрдә барлыкка килә. Әгәр дә өянәк хәтерләтүче баш авыртуы 60 яшьтән соң барлыкка килсә, баш авыртуын китереп чыгаручы башка сәбәпләрне эзләргә кирәк.
Баш өянәгенең клиник күренеше
Баш өянәге вакытындагы авырту, гадәттә, күз, маң­гай һәм чигә тирәләрендә баш­ның я сул, я уң ярымшарында кү­зә­телә.
Күп кенә очракларда баш авыртуы күңел болгану, косу, яктылыкны начар ки­черү һәм көчле тавышны күтәрмәү бе­лән озатып барыла. Өзлегү берничә сә­гатьтән берничә көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Сирәк очракларда баш өянәге вакытында сизү сәләтен югалту, бер яктан кул-аякларның чымырдавы, шулай ук күрү сәләте начараю (күз күремендә җе­мелдәүче шарлар, юллар һ. б.) күзә­телә. Баш авырта башлауга берничә сәгать кала кәеф алмашына.
Баш өянәге еш кына артык талчыккан, борчылган, стресс кичергән, һава торышы үзгәргән, күремгә кадәр һәм аннан соңгы көннәр вакытында барлыкка килә.
Әгәр дә сездә түбәндәге үзен­чәлекле баш авырту барлыкка килсә:
• башта бер дә булмаган кис­кен баш авыртуы күзәтелсә;
• баш авырту берничә көн дәвам итсә;
• баш авыртуы, авыртуны баса торган чаралардан соң да бетмәсә;
• баш авырту тән температурасы күтәрелү яки муен хәрәкәтчәнлеге бозылу белән барса;
• баш авырту аз гына физик көч куйганда, йөткергәндә, тән торышы үзгәргәндә барлыкка килсә;
• баш авыртып, күңел болганмыйча, косу очрагы булганда;
• баш авырту йөрәк тирәсендә авырту яки уңайсызлык сизү бе­лән барса, сезгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Баш өянәгеннән саклану,
аны булдырмый калу юллары
Түбәндәге кагый­дә­ләрне үтә­сәгез, сез өянәк кабатлануны киметә аласыз:
• физик һәм психик талчыгудан сакланыгыз;
• баш өянәген кузгатучы, составында тиамин булган азыкларны кулланмагыз яки чик­ләгез. Боларга сыр, шоколад, какао, кофе, маринадлар, чик­лә­векләр, кызыл шәраб керә;
• дөрес һәм рациональ тук­лануны тәртиптә тотыгыз. Диетадан баш кагыгыз. Аз һәм еш ашагыз;
• тәмәке тартудан баш тартыгыз;
• сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Еш саф һавада булыгыз, актив ял итегез;
• стресска, күңел төшен­ке­ле­генә һәм депрессиягә биреш­мә­гез;
• артык талчыкмагыз;
• даруларны табиб билгеләве буенча гына кулланыгыз.
Бары тик дөрес, төпле оештырылган хезмәт һәм ял итү сезне еш һәм авыр баш өянәгеннән сак­ланырга ярдәм итәр.
Мөршидә БӘдртдинова,
табиб-невролог.
Читайте нас: