Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 октябрь 2019, 23:32

Дәвалауга караганда профилактика яхшырак

Бүген "Йоматау" шифаханәсендә “Сәламәтлек сәгате”нең күчмә утырышы медицина хезмәткәрләренә “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары, шулай ук онкология авыруларын башлангыч стадиядә ачыклаган өчен сертификатлар тапшыру тантанасыннан башланды.

Бүген "Йоматау" шифаханәсендә “Сәламәтлек сәгате”нең күчмә утырышы медицина хезмәткәрләренә “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары, шулай ук онкология авыруларын башлангыч стадиядә ачыклаган өчен сертификатлар тапшыру тантанасыннан башланды.
Республика Башлыгы кулыннан Морак үзәк район дәваханәсенең терапевты Әлфия Алимгулова, Аскын үзәк район дәваханәсенең участок терапевты Гөлназ Габбасова, Бәләбәй үзәк район дәваханәсе педиатры Олег Гәрәйшин бер миллион сумлык акчалата сертификат алдылар. “Авыл фельдшеры” программасында катнашкан берничә фельдшерга 500 мең сумлык сертификат бирелде.
Кайбер медицина хезмәткәрләре бүген иртә стадиядә онкологик авыруларны ачыклаган өчен 5 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, бу программаны финанслау киләсе елда да дәвам итәчәк.
“Федераль власть органнарыннан килгән коллегаларым бу программа турында ихтирам һәм кызыксыну белән сөйли. Ул бик мөһим функция башкара — кеше тормышын саклап кала. Өстәвенә, ул әле акчаны да саклый. Онкология белән авыручыларны дәвалауга миллионлаган сум акча тотканчы табибларга башлангыч стадиядә чирне ачыклаган өчен 5 мең сум түләү яхшырак”, — диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров, шулай ук, хәзерге вакытта төбәкләр, ил Президенты Владимир Путин кушканнан соң, беренчел медицина звеносына ярдәм итү буенча федераль Хөкүмәтнең карарларын көтә, дип белдерде.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сүзләренә караганда, Русия Хөкүмәте Премьер-министры имзалаган күрсәтмә бар инде. Ә киләсе елга федераль бюджетта беренчел звено медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 50 миллиард сум салына.
«Кызыл таң» гәзитеннән.
Читайте нас: