Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 октябрь 2019, 17:01

Социаль челтәргә кергән дә, үлгән дә...

Уфада табиблар 13 яшьлек кызның гомерен саклап калу өчен сәгать ярым көрәшкән. Әмма ул алар кулында җан биргән.

Марина ул көнне башкаланың бер сәүдә үзәгендә булган. Телефоннан социаль челтәрдәге битен ачып япкан.
Бәдрәфкә кергәч, кинәт үзен начар тойган һәм егылган. Аңа "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртканнар.
Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен сәгать ярым көрәшкән. Әмма коткарып кала алмаганнар. Аның газ баллоны белән саксыз куллануы мөмкин, дип фаразлыйлар.
Маринаны әнисе ялгызы үстергән, ул идән юучы булып эшләгән.
"Бала балигъ булмый торып, аны күзәтүдән калдырырга ярамый, кесәләрен, сумкаларын даими тикшереп торырга кирәк", - ди белгечләр.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: